Белем киштәсен тулыландыру

2014 елның 22 апреле, сишәмбе
Бүген “Казан”милли мәдәният үзәгендә Арча,Әтнә,Балтач,Югары Ослан,Биектау,Яшел Үзән,Лаеш,Питрәч,Балык Бистәсе,Саба,Теләче районнарының муниципаль берәмлекләр башлыклары өчен оештырылган зона семинар-киңәшмәсе узды.
Анда ТР муниципаль берәмлекләр Советы Рәисе Минсәгыйть Шакиров,ТР Президентының территорияләр белән эшләү идарәсе башлыгы урынбасары Андрей  Нефедов,ТР Президентының эчке сәясәт Департаменты җитәкчесе урынбасары- гражданлык җәмәгатьчелеге институтлары белән аралашу идарсе башлыгы Роман Беляков,министрлыклар,ведомстволар вәкилләре катнашты
Әлеге киңәшмә-семинарга 242 делегат килгән иде.Ул шундый киңәшмәләрнең дәвамы hәм аларны йомгаклау рәвешендә оештырылган иде.
Искә төшерәбез,республикада узган зона киңәшмәләре авыл җирлекләре башлыклары өчен оештырылып,алар республикның җирле үзидарә органнары вәкилләре hәм дәүләт органнары хакимияте белән тере диалог
рәвешендә 7 апрельдән бирле дәвам итте.
Ике атна эчендә зоналап очрашу биш урында:Әлмәттә,Аксубайда,Түбән Камада,Менделеевскида,Кама Тамагында узды.
Минсәгыйть Шакиров әйткәнчә,шундый зона очрашулары муниципаль хезмәткәрләргә үзләренең юридик белем багажларын тулыландырырга мөмкинлек бирә.
“!31-нче сан белән таныш булган “РФ да җирле үзидарәне ештыруның 
гомуми принциплары” дигән федераль закон үтә хәрәкәтчән закон.15 апрельдә РФ Дәүләт Думасы депутатларының күпчелеге яклавы белән беренче укуда аңа шактый төзәтмәләр дә кертелде.
Мәгълүм булганча,җирле үзидарәгә реформа ясау идеясе Владимир Путинга карый.Соңгы тапкыр Федераль җыенга мөрәҗәгатендә ул урындагы хакимият системасын үзгәртеп,аны халыкка якынайту фикерен җиткергән иде.Моның өчен,аерым алганда,муниципалитетларның яңарак төрен тормышка ашыру күздә тотыла- “шәhәр округларын районнарга бүлү” hәм “шәhәр эчендәге районнар булдыру” күздә тотыла.Хакимият системасы да икенче төрле формалашачак.Яңа муниципалитетларда үз думалары булырга тиеш.Шәhәрэче муниципалитетлары гомуми шәhәр органына үзләренң вәкилләрен юнәлтәләр.Шул орган шәhәр мэрын сайлаячак.Округлар белән административ-хуҗалык идарәсе эшен сити- менеджер алып барачак.Ул контракт системасы белән эшләячәк.
Болардан башка,авыл җирлекләренең 34 вәкаләте 13-кә калачак.Энергия,газ,җылылык белән тәэмин итү,юлларны карау,төзәтү,көнкүреш калдыкларын үтилләштерү hәм аны ташу район дәрәҗәсенә биреләчәк.
Әйтелгән үзгәрешләр законны карау инициативасы этабында ук күп бәхәсләр кузгатты.Алар хакимиятнең төрле дәрәҗәсендә актив рәвештә тикшерелә,дип искәртте Минсәгыйть Шакиров,җирле үзидарәнең база законына үзгәртүләргә төзәтмәләр буласын да кире какмаска кирәк.
“Без әле бүгенге көнгә Россия хөкүмәтенең фикерен дә ишетмәдек.Хөкүмәт төгәлләүләреннән башка Дәүләт Думасы теге,яисә бу закон проектын карарга керешмәвен аңларга мөмкин.
Ахырда Совет Рәисе коллегаларын Җирле үзидарә көне белән котлады.Аннары ул Президент Рөстәм Миңнехановның 2013 елдагы грантлар яклавын быел да дәвам итәчәген белдерде.
Республика бюджеты тарафыннан урындагы мәсьәләләрне чишү өчен субсидияләр дәвам итәчәк,алар халыкның үзсалымын файдалану рәвешендә дә булачак.
Киңәшмә барышында чит ил гражданнарының миграция исәбен алудагы яңалыклар турында да сүз әйтелде.
Кече hәм урта кәсәбәчелекне яклау программалары ,авыл хуҗалыгы комплексын үстерүдә дәүләт идарәсе мәсьәләләре,торак пунктларны янгыннан саклау чаралары,территорияләрне санитария ягыннан чистарту чаралары турында да җитди сүз алып барылды.  

 
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International