Коммерциячел hәм хөкүмәтнеке булмаган оешмаларны акчалата терәячәкләр

2014 елның 30 апреле, чәршәмбе
“Социаль яктан әhәмиятле проектларны,кеше hәм гражданин хокукларын,аның хокукларын hәм ирекләрен тормышка ашыру өлкәсендә,җәмгыятьнең гражданлык институтларын үстерүдә катнашучы коммерциячел булмаган hәм Хөкүмәтнеке булмаган оешмаларны 2014 елда дәүләт яклавы белән тәэмин итү турында”гы Россия Президентының 2014 елның 17 гыйнвар №11 Боерыгына туры китереп,”Россия Яшьләр Союзы”(“Российский Союз Молодежи») (алга таба-РСМ) коммерциячел булмаган hәм Хөкүмәтнеке булмаган оешмаларга грантлар бүлеп бирү өчен ачык конкурс игълан итә.
Ачык конкурс 2014 елда ике этапта узачак. Беренче этап-1 апрельдән 20 июньгә кадәр,икенче этап-3 ноябрьдән соңга калмыйча.
РСМ тарафыннан конкурска бүленгән субсидия 340 миллион сум тәшкил итә.
Конкурс турында тулырак мәгълумат белән биредә танышырга була.  
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International