Хөкүмәттән-миллион сум

2014 елның 12 мае, дүшәмбе
ТР муниципаль берәмлекләр Советы авыл җирлекләренә грантлар бирү буенча конкурска заявкалар hәм мәгълүмати карталар кабул итүне 2014 елның 15 маенда тәмамлый.
Исегезгә төшерәбез,әлеге конкурс Татарстанда җирле үзидарә эшчәнлеген көчәйтү ниятендә hәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2013 ел,29.08 №614 нче “Авыл җирлекләренә грантлар турында”дигән карары нигзендә үткәрелә.
Заявкалар hәм мәгълүмати карталар ТР муниципаль берәмлекләр Советына түбәндәге    адрес белән кабул ителәләр:Казан шәhәре,Кремль,1 нче ишек(подъезд),кабинет 206,тел.(843)292-48-19,электрон почтасы:Elvira Murtasina@tatar.ru
Ул мәгълүматлар,элеккечә,берничә күрсәткеч нигезендә бәяләнәчәк.
Шул исәптән,авыл җирлекләренең бер кеше исәбенә туры килгән налог,яисә налогтан булмаган доходлары,кече hәм урта кәсәбәчелекнең субъектлары саны(100 кше исәбенә туры килгән кадәресе),авыл җирлегенең бер кешесенә туры килгән мөгезле эре терлек саны hәм башкалар.
Авыл җирлекләренең җиңеп чыкканнары республика бюджетыннан 1-әр миллион сум акча алачаклар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International