Безнең заман!

2014 елның 19 мае, дүшәмбе
Сентябрь-октябрь айларында Татарстанда эшләүче яшьләрнең икенче иҗади телевизион фестивале “Безнең заман”(“Наше время”) узачак.
Беренче фестиваль узган ел көзен ТР сәнәгать hәм сәүдә,ТР яшьләр эшләре hәм спорт министрлыклары инициативасы,ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов яклавы белән уздырылган иде.
Фестивальнең оештыру комитеты икенче фестивальдә катнашучы предприятие-оешмалар командалары өчен 7-15 кешелек төркемдә 18 яшьтән 35 яшькә булганнардан заявкалар кабул итә.Заявкалар 20 августка кадәр кабул ителә.
Икенче фестивальнең сайлап алу этаплары көзен Татарстанның дүрт шәhәрендә hәм районнарда узачак.Суперфинал 29-31 октябрьдә Казанда үтәчәк. Фестивальнең гала-концерты 1 ноябрьдә “Пирамида”да узачак.
“Безнең заман”-“Наше время” фестивале предприятиеләрдә,оешмаларда эшләүче яшьләрнең иҗади көчен билгеләүгә,инженер-техник кадрларның яңа буынын тәрбияләүгә,эшче профессияләрнең дәрәҗәсен күтәрүгә багышлана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International