Ярдәм гранты

2014 елның 29 мае, пәнҗешәмбе
Бүген ТР муниципаль берәмлекләр Советында авыл җирлекләренә грантлар билгеләү конкурсының оештыру комитеты үзенең йомгаклау утырышын уздырды. Аның эшендә ТР Президентының территорияләр белән эшләү Идарәсе башлыгы урынбасары Андрей Нефедов,ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова,ТР авыл хуҗалыгы hәм азык-төлек министрының беренче       урынбасары Николай Титов,ТР финанс министры урынбасары Алла Анфимова hәм башкалар катнашты. Утырышны ТР муниципаль  берәмлекләр Советы Рәисе Минсәгыйть Шакиров алып барды.
“Грантлар безнең авыл җирлекләре өчен зур кызыксындыру чарасына әверелделәр.Узган ел конкурста җиңүчеләр бүленгән акчаларны авыллар арасындагы юлларны төзәтүгә,су белән тәэмин ителешне яхшыртуга,авылларны төзекләндерүдә файдалану өчен  тотыла торган техника-җиhаз алырга hәм башка мохтаҗлыкларны хәл итәргә тоттылар.”,-дип билгеләп үтте Минсәгыйть Шакиров hәм муниципаллар исеменнән әлеге эшләрне башкаруда даими булышучы ТР Президенты  Рөстәм Миңнехановка рәхмәт белдерде.
Авыл җирлекләренә грантлар билгеләү конкурсын 2013 елда ТР муниципаль берәмлекләр Советы башлап җибәргән иде hәм бу җирле идарәләр эшчәнлеген куәтләүнең бер чарасы булырга тиеш. Республика конкурсының беренче җиңүчеләре 104 авыл җирлекләре булып,алар  Хөкүмәтнең резерв Фондыннан 1-әр миллион сум акча алдылар.
Агымдагы елда конкурста 43 муниципаль район катнашты.Авыл җирлекләреннән 236 заявка(2013 елда 217 заявка кергән иде) керде.
Җирле үзидарәләрдәге органнарның эшчәнлек нәтиҗәлелеге,димәк,авыл җирлекләрендәге тормыш тулаем,җиде төрле күрсәткеч уңаеннан комплекслы рәвештә билгеләнде.
Бу күрсәткечләр:авыл җирлегендәге халык санының уртача күләме,авыл җирлегендә яшәүче бер кешегә туры килгән налоглы hәм налоглы булмаган доходлар,кече hәм урта кәсәбәчелек субъектларыныж 100 кешегә туры килгән саны.Мөгезле эре терлекнең баш саны,авыл җирлегендәге бер кеше исәбенә туры килгән торак җирне сафка бастыру күләме,авыл җирлегендә исәпкә алынган җинаятьләр саны.
Быелгы конкурста җиңүчеләр саны узган елдагыча 104 авыл җирлеге булып чыкты. Авыл җирлекләрендә 22 меңгә хәтле кешесе булган районнарга икешәр грант тиячәк. Ә бу сан тагын да югарырак булса,районга өч грант бүленә.
Шуны да искәртәбез,грантлар максатчан билгеләнәләр.Миллион сум авыл җирлегенең турыдан-туры яшәешенә караган объектларның материаль-техник базасын ныгытуга,социаль-инфраструктура объектларын төзекләндерүгә,авылларның тышкы төзеклеген тәэмин итүгә  hәм башка әhәмиятле эшләргә тотылалар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International