Сездән сорау - бездән җавап

2014 елның 4 июне, чәршәмбе
Хөрмәтле хезмәттәшләр! Безнең сайтның “Муниципаль хезмәт” бүлегенең “Сорау-җавап” кече бүлекчәсендә республика авыл җирлекләре башлыклары семинар-киңәшмәләрендә яңгыраган сорауларга белгечләрнең  җаваплары урнаштырылган. Шушы сылтама буенча барып сез, аерым алганда, мәктәпләр,су кудыру башнялары,зиратлар урнашкан җир кишәрлеген ничек тизрәк теркәү серләрен, 15 еллык эш стажы  булган җирле үзидарә башлыгының,бу эштән китүенә карамастан,хезмәт итү елына карап пенсия билгеләнәме , урыннарда пандуслар куелмаган өчен күзәтчелек органнары җирле үзидарә органнарын җәзага тартырга хокуклымы икәнен, 2012 елда туктатылган җирлекләрдә авыл мәдәният йортларын капиталь төзәтү программасы яңадан кайчан эшли башлаячагын белә алачаксыз.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International