Бүген Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр Советында Республика көне уңаеннан традицион рәвештә уздырыла торган Республика смотр-конкурсының оештыру комитеты утырышы уздырылды. Бу чараны оештыру комитеты җитәкчесе,Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр Советы Рәисе Минсәгыйть Шакиров уздырды.
Исегезгә төшерәбез,әлеге конкурс республика муниципаль берәмлекләре арасында җирле органнарның нәтиҗәле эшләүләрен куәтләп,аларның алдынгы тәҗрибәсен яклау өчен уздырыла.Конкурста барлык муниципаль районнар hәм республиканың ике шәhәр округы катнаша.Конкурсны әзерләү hәм уздыру өчен hәр районда конкурс комиссиясе төзелә.
Быел конкурска 201 заявка бирелнән иде.Ә 2013 елда бу сан 189 заявка тәшкил иткән иде. Заявкалар 11 төрле күрсәткеч буенча тикшерелделәр.Шулар эчендә муниципаль берәмлек составына кергән торак пунктларның саны,аларның район үзәгеннән күпме ераклыкта булуы,авыл җирлегендә яшәүчеләрнең ел дәвамында тәшкил иткән саны,аларның бер кешегә төшкән салым hәм салымсыз доходлары исәпләнә.Шул ук вакытта бер кешегә туры килгән торак төзелеше мәйданы да исәпкә алына.
Башка еллардагыдан үзгә буларак,быел лауреатлар Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән җиңел автомашина гына түгел,микроавтобуслар да алачаклар. Җиңүчеләрне бүләкләү-зурлау Казанда Республика көне алдыннан узачак.