Өстәмә чыганаклар кирәк

2014 елның 14 августы, пәнҗешәмбе
Бюджеттан тыш өстәмә чыганаклар финанславыннан башка,иң беренче чиратта дәүләт-хосусый партнерлыгыннан аерым рәвештә ,республикадагы тарихи hәм мәдәни hәйкәлләрне саклап калу мөмкин түгел,дигән фикерне алга сөрде ТР мәдәният министры урынбасары Светлана Персова ТР муниципаль берәмлекләр Советы Президиумы утырышында ясаган чыгышында.
Президиум утырышында ТР Президенты Аппараты башлыгы Әсгать Сәфәров,ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин,ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова,ТР Президенты Аппараты,Министрлар Кабинетының җаваплы хезмәткәрләре,министрлыклар hәм ведомстволар вәкилләре,муниципаль район hәм шәhәр округлары башлыкларының урынбасарлары  катнашты.Утырышны ТР муниципаль берәмлекләр Советы Рәисе Минсәгыйть Шакиров алып барды.
“Мәдәният объектларын саклыйк дигән нияттән чыгып эш йөртсәк,елдан-ел арта барган ихтяҗларны канәгатьләндерү өчен бюджеттан финанслау күләме чыгымнарны каплый алмый.Республиканың күп районнарында бу уңайдан хәл мөшкел,дияр идем.Бу проблеманы кыска арада дәүләт көче белән генә чишеп бетерү мөмкин түгел,”-дигән фикер җиткерде Светлана Персова.
Казанда,Болгарда,Свияжскида тарихи hәйкәлләрне реставрацияләүдә чыгымнарның 30 процентын аерым шәхесләр хәл итте.Дәүләт инвесторларга бинаны реставрациягә бирә.Алга таба алар ,җаена карап,хуҗалык эше белән дә шөгыльләнергә мөмкин.Мәсәлән,Свияжскида «Каменев йортында»(биредә “Бәхетле” компаниясе инвестор,генераль директоры Латыйпова Мөслимә Хәбри кызы) реставрацияне башкаргач,төзәткән йортта кунак йорты ачтылар.
Сафка бастырылган “Конный двор”да (инвесторы “Татспиртпром”,генеральный директоры Куприянов Гиоргий Федорович) биредә туристик-этнография комплексы эшли башлады.
Мәскәү өлкәсендә,мәсәлән,дәүләт-хосусый партнерлыгы урынына озак сроклы инвестиция hәм саклау ысулы кулланыла.Мәсәлән,Мәскәү өлкәсендәге милли Лермонтов үзәген,Тверь өлкәсендәге “Знаменское-Раек” дворец-парк ансаблен 
яңартканда аренда-саклау договорлары аерым шартлар белән 49 елга төзелде.Мәдәни мирас объектларын аредага алганда  мәданнарның бер квадрат метрын 1 сумга билгеләп,инвесторның төзәтү эшләрен финанславын күздә тоталар.
Әлеге тәҗрибә реставрациягә хосусый инвестицияләр тартырга hәм мәдәният объектларын карап тотуга булышыр,районннарда бу ысулны кулланып булыр,дигән фикерне дә мәдәният министры урынбасары яклап чыкты.
Утырыш барышында медик-социаль экспертиза үткәрү мөмкинлеге булмаган районнарга күчмә эксперт комиссияләре җибәрү мөмкинлеге каралды. Муниципаль берәмлекләрдә контроль-хисап органнарында кадрлар проблемалары да тикшерелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International