Бүген ТР Дәүләт Советы янындагы мәйданда Татарстан Президенты Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр Советы тарафыннан ел да муниципаль берәмлекләр арасында уздырыла торган смотр-конкурста җиңгән лауреатларга Республика көне уңеннан бүләкләр тапшырды.
Тантанада Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова,ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров,ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин,Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр Советы Рәисе Минсәгыйть Шакиров hәм башка рәсми затлар катнашты.
Татарстан Президенты үзенең чыгышында муниципаль берәмлекләр конкурсында җиңүчеләрне Республика көне алдыннан бүләкләү әйбәт традициягә әверелгәнен ассызыклап әйтте.