Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Ассоциация "Cовет муниципальных образований
Республики Татарстан"
рус
тат
Сорау бирү
Совет турында
"Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы" Ассоциациясе рәисе
"Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы" Ассоциациясе президиумы
"Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы" Ассоциацисе ревизия комиссиясе
"Татарстан Респубилкасы муниципаль берәмлекләре Советы" Ассоциациясе аппараты
Эшчәнлек
Территориаль иҗтимагый үзидарә
Татарстан Республикасының якташлар җәмгыятьләре
Документлар
Татарстан Республикасы Конституциясе
Статуслы документлар
Президиум карарлары
Съезд материаллары
Муниципаль бүләкләр
Методик һәм мәгълүмати материал
Коррупциягә каршы көрәш
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Халык мөрәҗәгатьләре
Элемтә өчен мәгълүмат
Сораулар-җаваплар
Интернет-кабул итү
Муниципаль берәмлекләр өчен конкурслар
2018
2017
2016
Архив
Тәҗрибә артыннан
2014 елның 4 сентябре, пәнҗешәмбе
3 сентябрьдән 5 сентябрьгә кадәр оештыру hәм башка эшчәнлекне җирле үзидарә өлкәсендә алып бару тәҗрибәсе белән уртаклашу кысаларында Татарстанга Ростов өлкәсенең губернатор урынбасары Александр Ищенко hәм Ростов өлкәсе Хөкүмәтенең төбәк hәм муниципаль сәясәт идарәсе башлыгы урынбасары Дмитрий Сивак килгәннәр иде.
Бүген кунаклар Казан Кремлендә булып,ТР муниципаль берәмлекләр Советы Рәисе Минсәгыйть Шакиров белән очраштылар.Бу чарада ТР Президентының территорияләр белән эшләү идарәсе башлыгы урынбасары Андрей Нефедов та катнашты.
Әңгәмә вакытында Минсәгыйть Шакиров кунакларны ТР муниципаль берәмлекләр Советының җирле үзидарә моделе hәм Советның төзелеше,эшчәнлеге белән таныштырды.
“Республикадагы 955 берәмлекнең 10 проценты үз көннәрен үзләре күрәләр.Калганнары исә дотация барәбәренә яши.Әмма бездә байтак социаль-икътисади программалар тормышка ашырыла.Татарстанның үз программалары гына 27 исәпләнә,ә федераль программаларны кушсаң,алар 50 программа тирәсе,”-дип төгәлләде ТР муниципаль берәмлекләр Советы Рәисе.
Ростов губернаторы урынбасары үз регионнарындагы хәлне сурәтләп күрсәтте.
Төбәктә 2300 торак пункты исәпләнә.Биредә 4,3 миллион кеше яши.Өлкәдә 463 муниципаль берәмлек оешкан.Алардан 12-се шәhәр округлары,43 муниципаль район,408 җирлек,шуларның 390-ы авыл җирлеге,ә 18-е шәhәрнеке.
Ищенко хәбәр итүенчә,өлкәнең 15 процент муниципаль берәмлеге депрессив hәм нык депрессив хәлендә.
“Быелның май аенда 136-ФЗ номерлы Федераль закон кабул ителгәннән соң,табигый ки,без җирлекләр hәм районнар арасында вәкаләтләрне бүлешү системасын үзгәртергә керештек.Аннары бер фикергә килдек:бөтенесен дә үзгәртеп ташламаска кирәк.Федераль үзәк үзгәртүләрне Бюджет кодексында ничек тамгалый бит әле,”-дип аңлатты Александр Ищенко.
Ростов өлкәсе муниципалитетларында үзидарәнең мәҗбүри органнары буларак муниципаль берәмлек башлыгы,администрация hәм вәкаләтле орган исәпләнә.
“Соңгы егерме елда муниципаль органнар башлыклары бездә туры сайлаулар аша сайландылар. Ә Татарстанда,федерация субъекты буларак,вәкаләтле орган аша сайланган беренче зат муниципалитетның бөтен сәясәтен билгели. Без бүген шушы схеманы өйрәнеп,аны безнең өлкәдә кулланмакчы булабыз,”-дип белдерде Ростов өлкәсе губернаторы урынбасары.
Ростов өлкәсенең Закон җыены депутатлары төбәктә шәhәр башлыкларын туры сайлауларда сайлауны кире кагучы закон кабул иттеләр.Бу закон кысаларында шәhәр думасы рәисе шәhәр башлыгы итеп билгеләнә. Администрация башлыгы (сити-менеджер) конкурс йомгаклары буенча депутатлар тарафыннан эшкә куела.
ТР муниципаль берәмлекләр Советы Матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
20
апрель, 2023 ел
Җирле үзидарә көне белән котлау
Җирле үзидарә көне белән котлау
22
июнь, 2022 ел
Казан кооператив институтының Татар мәдәнияте үзәге “Батырлар Аллеясы” китабын тәкъдим итте
Бүген 22 июнь, Хәтер һәм кайгы көнендә, Казан кооператив институтының Татар мәдәнияте үзәге “Батырлар Аллеясы” китабын тәкъдим итте
20
апрель, 2022 ел
Җирле үзидарә көне белән котлау
"Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы" Ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллинның Җирле үзидарә көне белән котлавы
12
май, 2021 ел
Ураза бәйрәме белән тәбрикләү
Ураза бәйрәме белән тәбрикләү
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз