Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Ассоциация "Cовет муниципальных образований
Республики Татарстан"
рус
тат
Сорау бирү
Совет турында
"Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы" Ассоциациясе рәисе
"Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы" Ассоциациясе президиумы
"Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы" Ассоциацисе ревизия комиссиясе
"Татарстан Респубилкасы муниципаль берәмлекләре Советы" Ассоциациясе аппараты
Эшчәнлек
Территориаль иҗтимагый үзидарә
Татарстан Республикасының якташлар җәмгыятьләре
Документлар
Татарстан Республикасы Конституциясе
Статуслы документлар
Президиум карарлары
Съезд материаллары
Муниципаль бүләкләр
Методик һәм мәгълүмати материал
Коррупциягә каршы көрәш
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Халык мөрәҗәгатьләре
Элемтә өчен мәгълүмат
Сораулар-җаваплар
Интернет-кабул итү
Муниципаль берәмлекләр өчен конкурслар
2018
2017
2016
Архив
Сайлау алдыннан
2014 елның 12 сентябре, җомга
Татарстан Президенты
Рөстәм Миңнеханов 2014 елның 14 сентябрендә узачак
Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатларны сайлау уңаеннан республика халкына мөрәҗәгать итте.
"Хөрмәтле татарстанлылар! Татарстан Республикасы Дәүләт Советына бишенче чакырылыш депутатлары сайлау буенча кампания ахырына якынлашып килә. Парламенттагы урыннар өчен сигез сәяси партия вәкилләре көрәште. Сайлаулар - республиканың сәяси системасы үсешендә мөһим этап. Тавыш бирүчеләр белән очрашулар барышында һәм сайлау алды дебатларында күпләгән көнүзәк сораулар күтәрелде. Җитешсезлекләрне тәнкыйтьләү нигездә анык булды, эшлекле тәкъдимнәр ясалды. Аларның барысы да эшкә алыначак һәм дәүләт һәм муниципаль хакимият эшчәнлегендә исәпләнәчәк. Тулаем алганда, үткән кампания конструктив тонда узды дип әйтергә була. Республиканың социаль-икътисади һәм рухи-мәдәни үсештә ирешкән уңышларын сайлауда катнашучыларның барысы да диярлек билгеләп үтте. Татарстан - Россия Федерациясенең алдынгы төбәкләренең берсе. Республикада тормышка ашырылучы эре инновацион проектлар тормыш шартларының югары стандартын билгели. Безгә бу күтәренке рухны саклап, парламентның яңа составы эшчәнлегенә күчерергә, аны сәяси партияләр һәм иҗтимагый оешмалар эшендә үстерергә кирәк. Хөрмәтле татарстанлылар, сайлау барышында катнашучыларга билгене һәрчак халык куя. Сайлау кампаниясенең иң мөһим күрсәткечләренең берсе – тавыш бирергә килүчеләрнең саны. Татарстанда гражданнар һәрвакыт үзләренең актив тормыш позициясе белән аерылып тордылар. Республикада сайлауга килүчеләр саны белән проблема беркайчан да булмады. Бу юлы да шулай булыр дип ышанам. Бүген республикабыз алдынгы булуы һәм үсеш дәрәҗәсе белән аерылып тора. Нәрсә генә эшләсәк тә, беренче чиратта, яшьләр ихтыяҗларыннан чыгып эшлибез. Сез – Татарстанның киләчәге, шуңа күрә тормышның нинди булуы сезнең тавышыгыздан тора. Сайлауда ветераннарның, олы яшьтәге кешеләрнең актив катнашуы – күркәм традицияләребезнең берсе. Башкача була да алмый, чөнки алар тәҗрибә һәм зирәк акыл ияләре, барган процессларны тирәнтен аңлыйлар. Сайлауларга җаваплы караулары өчен ветераннарыбызга һәм пенсионерларыбызга чын күңелдән рәхмәтемне белдерәм. Тавыш бирү алдыннан республикабызның үсеш стратегиясенең күчүчәнлеген, иҗтимагый-сәяси тотрыклылыкны, милләтара һәм динара татулык һәм тынычлыкны саклау зарурлыгын ассызыклап үтәсем килә. Сезнең күпчелегегез 14 нче сентябрьдә сайлау участокларына килеп әлеге курс өчен үз тавышларын бирер, ә Татарстанда социаль үзгәрешләрне дәвам итәчәк абруйлы хакимият оешачак дип ышанам. Безнең көчебез – бергәлектә, Татарстанны чәчәк атучы төбәк итәргә теләүдә. Кадерле дуслар, сезгә киләчәккә өмет белән карарга, үз көчләрегезгә һәм республикабызга ныклы ышанычта булырга телим", - диелә мөрәҗәгаттә.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
20
апрель, 2023 ел
Җирле үзидарә көне белән котлау
Җирле үзидарә көне белән котлау
22
июнь, 2022 ел
Казан кооператив институтының Татар мәдәнияте үзәге “Батырлар Аллеясы” китабын тәкъдим итте
Бүген 22 июнь, Хәтер һәм кайгы көнендә, Казан кооператив институтының Татар мәдәнияте үзәге “Батырлар Аллеясы” китабын тәкъдим итте
20
апрель, 2022 ел
Җирле үзидарә көне белән котлау
"Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы" Ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллинның Җирле үзидарә көне белән котлавы
12
май, 2021 ел
Ураза бәйрәме белән тәбрикләү
Ураза бәйрәме белән тәбрикләү
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз