Парламент сайлаулары уңышлы узды

2014 елның 15 сентябре, дүшәмбе
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республика масса күләм мәгълүмат чаралары журналистларына биргән интервьюсында ТР Дәүләт Советының бишенче чакырылышына депутатлар сайлауга беренчел тупланган мәгълүмат уңаеннан интервью бирде.
Беренче чиратта Президент ТРДәүләт Советына сайлауларның уңышлы үтүен хәбәр итте,80 проценттан артыграк сайлаучвлар тавыш биръдщ катнашты. “Беренчел йомгаклар буенча “Бердщм Россия” партиясе 84,3 процент,КПРФ -5,5 процент тавыш җыйдылар,калган партияләр аз-азлап кына өлеш туплады.
Дәүләт Советына 36 кандидат “Бердәм Россия” партиясенннән депутат булып узды.Үз-үзләрен тәкъдим итүчеләрдән 13 кеше,берәү ЛДПР партиясеннән депутатлыкка эләкте.
“Мин безнең татарстанлыларыбызга гражданлык активлыклары өчен рәхмәт белдерәм,”-диде Президент.-Моны безнең бишенче чакырылыштагы Дәүләт Советына зур ышаныч дип саныйм.Ул үзенең вазыйфаларын башкаруга якын көннәрдә керешәчәк.”Мин шуны да өстәр идем,2009 ел белән чагыштырганда парламентта урын алу өчен көрәшүче партияләр саны ике тапкырга артты,бер мандатлы округларда да конкуренция җитди булды,-дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.-Барлык партияләр дә актив эшдәделәр.Әмма “Бердәм Россия” партиясе-ул хакмият кадрларының нигезе,ул безнең республиканың активы,андагы депутатлар хөрмәтле  hәм будыклы кешеләрдән тора.
“Бердәм Россия” партиясе сайлаулар кампаниясен актив рәвештә үткәрде,сайлауларга үзе уздырган зш нәтиҗәләре белән килде hәм алдагы 5  елга төгәл,ачык программа белән катнашты.
Әмма барлык кандидатлар да республика икътисадының үсүен икърар иттеләр,инфраструктураның үсешен билгеләп үттеләр,үз тәкъдимнщрен керттеләр,җитешсезлекләргә дә күрсәттеләр.
Әйтелгән тәкъдимнәр,сайлау алдыннан биргән вәгъдәләр “Бердәм Россия”партиясенең безнең республика үсеше планнарының нигезенә салынырлар,-дип билгеләп үтте Президент.-Без биргән вәгъдәләребезне тулаем күләмдә башкарып чыгарбыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International