Юлсыз тормыш юк

2014 елның 17 сентябре, чәршәмбе
Кичә,16 сентябрьдә,Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә Россия Федерациясенең Дәүләт Советы Президиумының эш төркеме утырышын үткәрде. Утырыш эшендә ТР муниципаль берәмлекләр Советы Рәисе Минсәгыйть Шакиров та катнашты.
Рөстәм Миңнеханов РФ Дәүләт Советы Президиумы эш төркеменең Рәисе булып тора. Утырышта катнашучылар илдә юллар челтәре үсеше перспективаларын,торак пунктларына керү юлларын каты катлам белән каплау,яңа юллар салу hәм башка мәсьәләләрне карадылар.
Утырыш барышында бүгенге көндә торак пунктларны каты юл катламы белән тәэмин итү катлаулы хәлдә икәне искәртеп үтелде.
Бу эш Татарстанда ничек хәл ителүе турында Республика Президенты сөйләде. Аерым алганда,ул республикадагы 748 торак пунктның керү-йөрү юллары каты катламсыз икәнен әйтте. Шул ук вакытта юллар төзү мәсьәләсендә хосусый-дәүләт партнерлыгын үстерү әhәмиятле  булачагы искәртелде. РФ Дәүләт Советының эшче төркеме фикеренчә,төзелгән автмашина юлларын саклау hәм яңа юллар салуны арттыру өчен илдә законнар базасын үзгәртмичә мөмкин түгел.
Утырышта катнашучылар әйткәнчә,косметик чаралар белән генә түгел,комплеклы чаралар зарурлыгы,бу эштә “ыргым ясау” ысулы белән генә алга китәргә була, дип хәбәр итә "Татар-информ" МА. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International