Мөкатдәс бәйрәм

2014 елның 3 октябре, җомга
Хөрмәтле коллегалар!
Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр Советы һəм шəхсəн үз исемемнəн Сезне һәм сез җитәкләгән җирлекләрдә яшәүче барлык мөселман кардәшләремне чын йөрәктән мөбарəк бəйрəм –Корбан гаете белəн тəбрик итəм!
Мөкатдәс хаҗ төгәлләнүен билгеләүче Корбан бәйрәме күпмилләтле халкыбызның бай рухи мирасының мөһим бер өлеше булып тора. Ислам динендәге башка бәйрәмнәр кебек үк, ул тирән мәгънәгә ия, өлкәннәргә кадер-хөрмәт күрсәтергә, мохтаҗларга ярдәм итәргә, якын кешеләр турында кайгыртырга, балаларда иман һәм игелек тәрбияләргә өйрәтә.
Корбан гаете безгә һәм гаиләләрегезгә бәрәкәт һәм мәрхәмәт салсын, йортларыбызга иминлек һәм тынычлык иңдерсен! Әлеге рухи сафлану һәм әхлакый камиллеккә омтылу көннәре һәммәбезгә көч-егәр, рух күтәренкелеге өстәсен, лаеклы эшләргә  җилкендерсен, якты өметләр һәм җан тынычлыгы насыйп итсен!

Олы ихтирам белән, 
Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр Советы Рәисе Минсәгыйть Шакиров                                                                                                                                       
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International