Хисап тоту

2014 елның 16 октябре, пәнҗешәмбе
Россия парламентының түбән палатасында карау өчен муниципаль берәмлекләр башлыкларын ел саен башкарылган эшләр турында халык алдында хисап тота торган закон проекты кертелде,дип хәбәр итә “Татар-информ”агентлыгы,”Известия”газетасындагы сылтамага күрсәтеп.
Кертелгән төзәтмәләргә туры китереп,чиновниклар үз эшчәнлекләре турында гражданнар җыелышларында хисап тотарга мәҗбүр булалар.Андый җыелышларны үткәрү закон тарафыннан карала.Бу законнарны кертүне яклап гражданнар,яисә хакимият үзе тәкъдимнәр кертә ала.
Закон күрсәткәнчә,гражданнарның җыелышлары урындагы мәсьәләләрне чишү,яисә чиновникларның эше турында халыкка җиткерү ниятендә үткәрә алалар.
Әмма бүгенгесе көндә гражданнарның җыелышлары бик сирәк уздырыла.Андый җыелышлар гражданнар фикереннән башкахәл итеп булмый торган мәсьәләләр буенча,мәсәлән,торак пункытының чикләрен киңәйтү уңаеннан чакырылырга мөмкин.
Андый җыен-җыелышлар гражданнар инициативасы белән. җирле хакимиятнең берәр карарын,әйтик,нинди дә булса яңа корылышны туктату,яисә шәhәргә,районга караган милекне сатуны уздырмас өчен дә  үткәрелергә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International