Муниципалларның тугызынчы съезды алдыннан

2014 елның 12 ноябре, чәршәмбе
ТР муниципаль берәмлекләр Советының чираттагы съезды Казанда 2014 елның 26 декабрендә үтәчәк. ТР муниципаль берәмлекләр Советы Президиумының бүгенге утырышында шундый карар кабул ителде.
Утырышта ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин,ТР Президенты Аппараты җитәчесе урынбасары-ТР Президентының территорияләр белән эшләү Идарәсе башлыгы Илнур Гарипов,ТР Дәүләт Советының дәүләт королышы hәм җирле үзидарә комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин,ТР Президенты Аппараты,ТР Министрлар Кабинетының җаваплы хезмәткәрләре,министрлыыклар hәм ведомстволар җитәкчеләре,республика муниципаль районнры hәм шәhәр округлары башлыклары урынбасарлары катнашты.
Президиум утырышы видеоконференция режимында республиканың барлык районнарында яктыртылды. Утырыш ТР муниципаль берәмлекләр Советы Рәисе Минсәгыйть Шакиров җитәкчелегендә узды.
Киңәшмәдә ТР Президентының республика муниципаль берәмлекләре карамагындагы  биналарның архитектура-сәнгатькә туры китереп яктыртылулары төп мәсьәләләрнең берсе итеп күтәрелде.
ТР төзелеш,архитектура hәм коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин төп доклад белән чыгыш ясап,биналарның төнлә яктыртылуы торак пунтларының имиджын хасыйл иткәнен билгеләп үтте.
Әмма республикада андый объектлар өлеше зур түгел.Татарстанның 18 муниципаль берәмлегендә бу ысул бөтенләй кулланылмый.
“Без республика муниципаль берәмлекләрендә торак пунктларының архитектура-сәнгать  йөзен яхшыртырга тәкъдим ясадык.Торак пунктларда мәйданнарны,паркларны,скверларны,hәйкәлләрне,бина фасадларын ничек яктыртуны исәпләргә кирәк.Тулаем алганда безнең торак пунктлары үзәкләренең бердәм стилен булдыра башларга кирәк,-диде министр.
Утырыш барышында муниципаль берәмлекләрдә муниципаль хезмәт турындагы законның үтәлешен анализлау турында да сүз барды.
ТР муниципаль берәмлекләре Порталының дизайнын hәм муниципаль районнарның сайтларын яңарту мәсьәләсе дә куелды.
Минсәгыйть Шакиров әлеге эшнең әhәмиятле булуын искәртте.Чөнки сайт муниципаль берәмлекнең төсен- йөзен билгеләүче булып тора.Шуңа күрә сайтның дизайнын булдыруга,аны яхшы эчтәлек белән тулыландыруга игътибар итәргә кирәк,дип искәртте ТР муниципаль берәмлекләр Советы Рәисе.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International