Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Ассоциация "Cовет муниципальных образований
Республики Татарстан"
рус
тат
Сорау бирү
Совет турында
"Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы" Ассоциациясе рәисе
"Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы" Ассоциациясе президиумы
"Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы" Ассоциацисе ревизия комиссиясе
"Татарстан Респубилкасы муниципаль берәмлекләре Советы" Ассоциациясе аппараты
Эшчәнлек
Территориаль иҗтимагый үзидарә
Татарстан Республикасының якташлар җәмгыятьләре
Документлар
Татарстан Республикасы Конституциясе
Статуслы документлар
Президиум карарлары
Съезд материаллары
Муниципаль бүләкләр
Методик һәм мәгълүмати материал
Коррупциягә каршы көрәш
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Халык мөрәҗәгатьләре
Элемтә өчен мәгълүмат
Сораулар-җаваплар
Интернет-кабул итү
Муниципаль берәмлекләр өчен конкурслар
2018
2017
2016
Архив
Ингуш республикасы кунаклары
2014 елның 19 ноябре, чәршәмбе
18-21 ноябрьдә Татарстанда Ингуш республикасының башкарма хакимият hәм җирле үзидарә органары вәкилләре эш сәфәре кыла .Аларның килү максатлары-җирле үзидарә органнары эшен оештыру-көйләүне hәм аларның эшчәлеген җәелдерүне өйрәнү иде.
Бүген кунаклар ТР муниципаль берәмлекләр Советында булып,Совет Рәисе Минсәгыйть Шакиров белән очраштылар.Бу чарада ТР юстиция министрының беренче урынбасары Рөстәм Заhидуллин,ТР финанс министры урынбасары Алла Анфимова,ТР җир hәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры урынбасары Фәрит Мусин,ТР муниципаль берәмлекләр Советының җаваплы хезмәткәрләре катнашты.
Әңгәмә барышында Минсәгыйть Шакиров кунакларны җирле үзидарәнең Татарстан моделе,ТР муниципаль берәмлекләр структурасы hәм эшчәнлеге белән таныштырды,Татарстанда тормышка ашырыла торган социаль-икътисади программалар хакында кыскача сөйләп бирде.
Ингушетиянең Карабулак шәhәре мэры Мөслим Яндиев үз чиратында үз республикаларының Россия Федерациясендә иң кечкенә субъект булганлыгын җиткерде.Республика составында 8 муниципаль берәмлек-дүрт шәhәр hәм дүрт район.Бу берәмлекләрдә бүгенге көндә иң әhәмиятле проблема-бюджетларны оештырып,салымнарны җыю hәм түләүләр дисциплинасын яхшырту.
“Бу өлкәдә без Татарстан тәҗрибәсен өйрәнмәкче булабыз.Безнең өчен җир участокларын рөхсәтсез биләү hәм рөхсәтсез төзелеш эшләре алып бару очракларын хәл итү кызыклы.Җирле үзидарә органнарында сайлаулар уздыру hәм башка кайбер гомуми сораулар борчый.Сездәге башкарма органнарның hәм җирле үзидарәнең үзара мөнәсәбәтләре үрнәген без үзебездә пилотный проект итеп алырга әзерләнәбез,-диде Мөслим Яндиев.
Шушы максат белән Ингуш республикасы делегациясе вәкилләре бүген республиканың берничә министрлыгында hәм Казан шәhәре башкарма комитетында булдылар. Иртәгә республика кунаклары Лаеш муниципаль районында булып,район җитәкчеләре белән очрашачаклар,социаль-мәдәни объектларны төзү тәҗрибәсен өйрәнәчәкләр.
ТР муниципаль берәмлекләр Советы Матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
20
апрель, 2023 ел
Җирле үзидарә көне белән котлау
Җирле үзидарә көне белән котлау
22
июнь, 2022 ел
Казан кооператив институтының Татар мәдәнияте үзәге “Батырлар Аллеясы” китабын тәкъдим итте
Бүген 22 июнь, Хәтер һәм кайгы көнендә, Казан кооператив институтының Татар мәдәнияте үзәге “Батырлар Аллеясы” китабын тәкъдим итте
20
апрель, 2022 ел
Җирле үзидарә көне белән котлау
"Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы" Ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллинның Җирле үзидарә көне белән котлавы
12
май, 2021 ел
Ураза бәйрәме белән тәбрикләү
Ураза бәйрәме белән тәбрикләү
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз