Кече шәhәрләр - Мәдәният елына

2014 елның 2 декабре, сишәмбе
9-11 декабрьдә Дмитров hәм Углич шәhәрләренә Россия мәдәният министрлыгы,“Кече турстик шәhәрләр” ассоциациясе белән бергәләп, кече шәhәрләрнең II нче съезды үтәчәк.
Cъезд  “Кече шәhәрләр-Мәдәният елына” дигән девиз белән үтәчәк.Съездның максаты-кече шәhәр вәкилләренең Россия туристик индустрия вәкилләре белән хезмәттәшлеген үстерү.Бу туристик агымнарны үстерүгә,туристик агымнарның үзара көчәюенә,Россия кече шәhәрләренең мәдәни куәтен алга этәрүгә китерәчәк.
Съездда Россиянең кече шәhәрләрендә мәдәни-тану туризмының үсешен тикшерү дә күздә тотыла.Кече шәhәрләрдә яңа мәдәни-өйрәнү-тану маршрутларын практик яктан тәкъдир итү тәкъдимнәрен тудыруга этәрәчәк.Туристик тәкъдимнәрне камилләштерү,куллануга керәчәк яңа туристик продукцияне хасыйл итүгә китерәчәк.
Съезд кече шәhәрләрнең мәдәни-тану туризмының базар продукциясе торышын да (Россия кече шәhәрләрендәге мәдәни маршрутларны да кертеп) тикшерәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International