Тагын вәкаләтләр турында

2015 елның 4 феврале, чәршәмбе
РФ Премьер-министры Дмитрий Медведев Россия Хөкүмәте Боерыгына кул куйды: документта Дәүләт Думасына җирле үзидарә эшчәнлеген камилләштерүне күздә тоткан закон проектын кертү турында сүз бара, дип хәбәр итә “Татар-информ”агентлыгы.
“Россия Федерациясенең закон чыгару актларының кайберләренә үзгәрешләр кертү турында”гы Федераль закон проекты «Россия Федерациясендә җирле үзидарәне оештыруның гомуми принциплары турында” дигән Федераль законга туры китереп(алга таба-закон проекты дип исемләнә),ул Юстиция министрлыгы тарафыннан Президент поручениеләренең 2014 ел,22 июнь,N Пр-1448 саны белән тамгаланганының 2-нче исемлектәге “б” искәрмәсен үтәү йөзеннән Россия Президенты каршындагы Советның җирле үзидарәне үстерү уңаеннан 2014 ел,26 майда уздырылган утырыш йомгаклары буенча эшкәртелгән.
Закон проекты буенча Су кодексына,Җир кодексына hәм башка берничә законга(барлыгы 19 закон актына) үзгәрешләр кертү күздә тотыла.
Кешеләрне гадәттән тыш хәлләрдән саклау,юллар төзелеше эшчәнлеге,җирдән файдалану,коммуналь хуҗалык.табигатне саклау,мәдәният мәсьәләләре,элек авыл җирлекләренә караган булса,хәзер алар муниципаль районнарның җирле үзидарәсе органнары аша чишелә(әгәр алар Федерация субъектлары законнары буенча авыл җирлекләренә бекетелмәсә).
Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2015 ел,22 гыйнварындагы утырышында каралып хупланган Закон проектында җирле үзидарәнең яңа төр муниципаль берәмлекләрендә-шәhәр эчендәге районнарында-аларның шәhәр округы җирле органнары белән үзара мөнәсәбәтләрен көйләү күздә тотыла. Аерым алганда,шәhәр округы җирле үзидарә органнарының эшчәнлеге турында мәгълүмат урнаштыруга ярдәм итү күздә тотыла.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International