Җирле үзгәрешләр

2015 елның 4 феврале, чәршәмбе
2015 елның 19 февралендә “Тандем-Лидер” укыту үзәге(Ижевск) Казанда «РФ ның яңа Җир кодексы.2015 елның 1 мартына көченә керергә тиешле Җир законнарының иң яңартылганнары” дигән темага Казанда практик семинар уздыра. Модератор - “Муниципаль берәмлекләрнең инновацияләр үзәге” директоры Елена Кодина (Мәскәү).
Бу чара кысаларында җирдән файдалануның иң актуаль hәм өр-яңа мәсьәләләренең практик кулланылуы, 2015 елда Россиядә кабул ителгән җир hәм мөлкәт законнарының барлык үзенчәлекләре ачып биреләчәк. Семинар ахырында катнашучыларга исемле сертификатлар тапшырылачак.
Бер белгечнең шушы семинарда канашуы 7500  сумга төшәчәк. Төркемнәргә скидкалар каралган hәм түләү системасы уңайлыклары.тәэмин ителә.
Семинар бер көн эчендә 10 сәгатьтән 17 сәгатькә кадәр бара.
Катнашырга заявкалар түбәндәге телефоннар аша кабул ителә: 8(3412) 46-49-46,24-97-98,23-25-15,46-22-49,46-50-44.
Семинар темасы буенча алдан өстәмә сораулар бирү мөмкинлеге бар. Алар  ooost-2@ mail.ru электрон почтасы аша кабул ителә.
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International