Туфрак рентасы

2015 елның 6 феврале, җомга
Бүгенге көндә җирле бюджетларның төп керем чыганагын җир салымы тәшкил итә.Әмма аны җыю кадәресе муниципаль берәмлекләрдә шәптән тормый.
“Урал-Себер Геомәгълүмат Компанисе” ачык акционерлык җәмгыяте (Екатеринбург)вәкилләре бу проблеманы хәл итеп була дип раслыйлар.
Предприиятие бүген Свердлов өлкәсе hәм Башкоростанда җир налогы җыюны күтәрә торган чараларны кулланалар.Аерым алганда,бу компания җир налогы җыю дәрәҗәсен билгеләүче махсус методика hәм автоматлаштырылган геоинформацияле система булдырган,ул түләмәүчеләрне дә барлый,эшкә җайсызлаган сәбәпләрне дә ачыклый.
Бу эшләр нәтиҗәсендә налог җыю дәрәҗәсе мөмкинлекнең 30 процентын гына тәшкил иткән.
Налог җыелмауның төп сәбәпләре ачыкланган:җир налогының ставкасы белән җир участогының файдалану төре туры килми,җир участогоның налог базасы җир участогының кадастр бәясенә дә тоташмый, җир участокларының налог учетында тормау очраклары расланган.“Урал-Себер Геоинформация Компанисе» ачык акционерлык җәмгыяте үзе сынаган ысул-пректны Татарстан республикасы шартларына күчереп кулланмакчы була.
Проект мондый эш төрләрен күздә тота: эре масштаблы  ортофотопланнарны ясау(цифрлы ортофотопланны) махсуслаштырылган программаны тәэмин итеп,аны тормышка ашыру hәм файдалану,төп мәгълүматларны эшкәртү.
Проект кызыксындыру тудыра калганда,компания аны презентациягә куя ала.
Күргәзмәгә куясы материалларны тиешле урынга юллап җибәрүне компания үз өстенә ала.
Элемтә өчен адрес:Екатеринбург,Чапаев урамы,7,”Л”,офис 303.Телефон☹343) 379-34-31.E-mail-info@usgik.ru






ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International