Нәтиҗәле хезмәт

2015 елның 18 феврале, чәршәмбе
Кичә,17 февральдә, Биектау район Советы сессия утырышы уздырылды. Ул 2014 елда башкарылган социаль-икътисади эшләргә йомгак ясап,2015 ел бурычларын билгеләде. Сессия эшендә Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков,ТР муниципаль  берәмлекләр Советы Рәисе Минсәгыйть Шакиров,берничә министрлыкның hәм ведомстволарның җитәкчеләре,ТР Дәүләт Советы депутатлары катнашты.
Төп доклад белән Биектау районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин чыгыш ясады.Ул мунципаль районнар арасында Биектауның югары дәрәҗәсен саклап кала алуын канәгатьлек белән сөйләп бирде. 
Аерым алганда,районда хезмәт хакы 7 процентка үскән.Төп капиталда инвестицияләр 22 процентка  җиткән. Авыл хуҗлыгы продуктларын сатудан акча кереме 23 процентка күтәрелгән.
Илдар Халиков әйткәнчә,Биектау хезмәтчәннәре 2014 елга куйган барлык бурычларын башкарып чыкканнар.Шушы уңай күренешләр арасында  Илдар Халиков демография нәтиҗәләрен уңай бәяләде.Биш ел элек районда халык саны 195 кешегә кими торган булса,2014 елда демографик үсеш күрсәткече 180 кешегә җиткән.
Сессияне йомгаклап,Илдар Халиков hәм Минсәгыйть Шакиров Биектау районы хезмәтчәннәренә югары бүләкләр, мактау грамоталары,рәхмәт хатлары тапшырдылар, дип хәбәр итә “Татар-информ” агентлыгы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International