Коллегиаль бурыч

2015 елның 18 феврале, чәршәмбе
Бәяләрнең акланмаган сикерешен булдырмыйча,азык-төлек ассортиментын киметмәүне тәэмин итү республиканың кризиска каршы чараларында әhәмиятле бурыч дип исәпләнә.Бу хакта “Казан ярминкәсе”ндә үткәрелгән авыл хуҗалыгы hәм азык-төлек министрлыгы коллегиясе утырышында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бәян итте.
Бу чарада ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин,ТР Премьер-министры Илдар Халиков,Премьер-министр урынбасары-авыл хуҗалыгы hәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов,ТР муниципаль берәмлекләр Советы Рәисе Минсәгыйть Шакиров,муниципаль районнар башлыклары hәм башка рәсми затлар катнашты.
Марат Әхмәтов хәбәр иткәнчә,республика авыл хуҗалыгы производствосының барлык категория хуҗалыкларында тулай продукция 2,3 процентка үсте.Шуның яртысыннан артыгын терлекчелек тармагы тәэмин итте.
Коллегия эшенә йомгак ясап,Рөстәм Миңнеханов катлаулы авыл хуҗалыгы елында авыл эшчәннәренең хезмәте мактауга лаек дип белдерде.Аннары ул аерата уңышлы эшләгән бер төркем хезмәчәннәргә республиканың дәүләт бүләкләрен тапшырды.    

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International