Халык хәл итә

2015 елның 3 марты, сишәмбе
1 мартта Яшел Үзән,Мамадыш,Менделеевск,Минзәлә,Мөслим районнрының кайбер авыл җирлекләрендә үзара салым мәсьәләләре буенча референдумнар узды. Бер ай дәверендә Алексеевск,Тәтеш,Апас,Сарман,Балык Бистәсе,Зәй,Чүпрәле,Кукмара,Тукай,Теләче,Питрәч,Балтач,Аксубай районнарында да шундый референдумнар 300 ләп муниципалитетларда узачак. Референдум урындагы торак пунктына кагылышлы мәсьәләне чишүгә багышлана.
Тавыш бирүдә шул торак пункытында яшәгән кешеләрнең яртысы ккатнашса,куелган мәсьәлә чишелгән дип исәпләнә.
Исегезгә төшерәбез,2013 елда республика Хөкүмәте карары белән үзара салым рәвешендә җыелган акчага 1 өлешкә 4 өлеш  күләмендә бюджет акчасы өстәлә. Нәтиҗәдә 2014 елда 658 муниципалитетта референдумнар уздырылып,анда җыелган акча 80 миллион сум тирәсен тәшкил итте.Моңа республика бюджетыннан дүрт тапкыр күбрәк акча өстәлде.
Җирлекләрнең 40,7 проценты тупланган акчаны юл төзү hәм аны ремонтлауга тотарга карар кылдылар.19 процент күләмендәге акча зиратларны карап тотуга,17,5 проценты җирлек территорияләрендә ремонтка,ә 12,3 проценты җирлекләрдә чишмәләрне карап чыгарга,4,6 проценты авыллардагы hәйкәлләрне төзекләндерү өчен билгеләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International