Җирле яңалыклар

2015 елның 4 марты, чәршәмбе
2015 елның 17-18 мартында Россия Федерациясе Хөкүмәте каршындагы Аналитик үзәктә Бөтенроссия өйрәтү-консультатив семинар узачак.Семинарның темасы:”2015 елдагы яңа җир законнары җыелмасын куллану практикасы”.
Бу семинарга Россия Федерациясе башкарма hәм закон чыгару органнарының җитәкчеләре hәм белгечләре,җирле үзидарә органнары,предприятиеләр hәм оешмаларның юридик хезмәт белгечләре чакырыла.Икътисад,идарә hәм социаль мөнәсәбәтләр институты хәбәр иткәнчә,семинар барышында 2015 елның 1 мартында көченә кергән җир hәм мөлкәт законнарын куллануда актуаль  җирләрне кулланудан чыгару мәсьәләләре тикшереләчәк.
Аерым алганда,хакмият органарының яңа вәкаләтләре,мәгариф системасындагы яңалыклар,җир участокларын бирү,дәүләт кирәгенә кулланудан чыгару кагыйдәләре,участокларга хокукларны теркәү буенча яңалыклар тикшереләчәк.
Семинар барышында Россия Федерациясе Президентының дәүләт хокук идарәсе,РФ Президенты каршындагы гражданлык законнарын үстерү,Федераль дәүләт теркәү службасы,кадастр hәм башка ведомстволар вәкилләре катнашачак.
Семинарда катнашучылар квалификация күтәрү турында исемле сертификат hәм финанс документлар комплекты:договор,счет-фактура,башкарган эш турында актлар,укыту эшчәнлеге лицензиясе күчермәсе алачаклар.
Бу чара 17-18 мартта 10 сәгатьтән 17 сәгатькә кадәр үтәчәк.Семинар адресы: Мәскәү,Академик Сахаров проспекты,12,”Красные ворота” метро станциясе. Семинарда катнашу өчен(495)293-70-80 телефоны,яисә www.seminar-inferm.ru  сайтыннан файдалана аласыз.
Теркәү взносы түләп,аның түләү поручениесе копиясен (495)223-67-39 факс номеры  белән җибәрергә тиешләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International