Тәҗрибә кадере

2015 елның 18 марты, чәршәмбе
ТР икътисад министры урынбасары Наталья Таркаева җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе тәҗрибә уртаклашу ниятендә Төркиянең Истамбул hәм Коджоэли шәhәрләрендә “Сәнәгать зоналарын,паркларны,бакчаларны hәм түтәлләргә утыртып үстерә торган үсемлекләрне карау эшләрен идарә итү” темасын эченә алган белем күтәрү программасында катнаша.
Делегация  составында дәүләт хакимияте hәм муниципаль берәмлекләрнең башкарма комитетлары органнарв вәкилләре бар.
ТР муниципаль берәмлекләр Советы Төркиягә баручы делегация составына  үзенең башкаручы сәркатибе Александр Барышевны вәкил итеп билгеләде.
Төркиядә тәҗрибә өйрәнү кысаларында төрки дөнья мунципалитетлар Союзы җитәкчелеге белән очрашу,Коджаэли шәhәрендә парк-бакча хуҗалыгы, SEKA паркы,Гебзе сәнәгать зонасы hәм AĞAÇ A.Ş. предприятиеләре белән танышу мөмкинлеге булачак. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International