Нәтиҗәлелек күрсәткече

2015 елның 26 марты, пәнҗешәмбе
Бүген Кремльдә ТР муниципаль берәмлекләр Советы Президиумының быелгы беренче утырышы уздырылды. Аның эшендә ТР Президенты Аппараты җитәкчесе урынбасары-ТР Президентының территорияләр белән эшләү Идарәсе башлыгы Илнур Гарипов,ТР Дәүләт Советының дәүләт корылышы hәм җирле үзидарә комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин,ТР Президенты Аппараты,ТР Министрлар Кабинеты,ТР Дәүләт Советы,министрлыклар,ведостволарның җаваплы хезмәткәрләре,республика берәмлекләре район башлыклары урынбасарлары катнашты.
Видеоконференция режимында барган утырышны Республика берәмлекләр Советы Рәисе Минсәгыйть Шакиров алып барды.
Көн тәртибенә куелган мәсьәләләрдән иң мөhим пункт буларак җирле үзидарә органнарының эшчәнлеге нәтиҗәләре күрсәткечләре калкып чыкты.Ул ТР Хөкүмәте белән Килешү төзегәндә бик кирәк.
Шул ук вакытта муниципаль территорияләрдә файдалы казылмалар эзләп тапканда җир ресурсларын тоту тәртибе тикшерелде. Бөек Җиңүнең 70 еллыгын билгеләп үтүгә әзерләнү темасына кагылышлы мәсьәләләргә дә игътибар бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International