Кемнең миллионер буласы килә?

2015 елның 26 марты, пәнҗешәмбе
Бүген ТР муниципаль берәмлекләр Советында авыл җирлекләре арасында грантлар өчен еллык конкурсның оештыру комитеты утырышы уздырылды. Утырышны ТР муниципаль берәмлекләр Советы Рәисе Минсәгыйть Шакиров алып барды.
Ул әлеге конкурсның ТР муниципаль берәмлекләр Советы инициативасы,Президент яклавы белән 2013 елдан алып барылуын искәртте.Конкурсның максаты социаль-икътиади хәлне яхшырту,халыкның тормыш  сыйфатын күтәрү ниятендә hәм урында бурычларны үтәүдә өстәмә ресурслар ачу өчен алып барылуын да әйтте.
Җирле идарә органнарының эш нәтиҗәлелеге җиде төрле үлчәмдә билгеләнә. Шулар эчендә җирлекнең бер кешесенә туры килгән салымлы hәм салымсыз доходлары,кече hәм урта кәсәбәчелек субъектларыныж 100 кешегә туры килгән исәбе,урындагы мөгезле эре терлек саны hәм башкалар исәпкә алына.
Җирлекләрне күбрәк конкурста катнаштыру өчен җиңүчеләр алдагы өч елда конкурска катнаштырылмыйлар. Ике ел эчендә 43 районнан 443 авыл җирлеге конкурста катнашып,208 җирлек җиңеп чыкты.Конкурс бүләгенә торак пунктлар эчендә юллар төзелде,ремонт эше өчен техника сатып алынды.Җирлекләрнең башка йомышлары үтәлде.
Агымдагы елда конкурска 217 заявка кергән булып чыкты. Шулардан 104 җирлек җиңеп чыгып,1-әр миллион сум бүләк алуга лаек дип табылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International