Республиканың атаклы муниципалларын Пермьдә көтәләр

2015 елның 1 апреле, чәршәмбе
Россия шәhәрләр берлеге(Союзы) 2015 елның 4-6 июнендә Россия Дәүдәт Думасының Федераль дәүләт корылышы hәм җирле үзидарә Комитеты,Пермь шәhәр Думасы,шәhәр администрациясе белән бергәләп Пермьдә алдынгы муниципалларның III форумын уздырырга булганнар.
Беренче ике форум Пензада hәм Грозныйда муниципаль берәмлекләр hәм  федераль хакимият арасындагы вертикаль коммуникация мөнәсәбәтләрне корып кына калмады,ә шәhәрләрнең үзара конкурент булмавын,күбрәк партнер икәнлеген раслады.Муниципаль элемтәләрнең актуаль булуын да исбатлады.
III форум программасында секцияләр эше җиде темага бүленгән.Шулар арасында  торак-коммуналь хуҗалыгы системасын яңарту hәм җирле үзидарә органнарының торак хуҗалыкларын идарә итү оешмалары белән,коммерциячел булмаган(НКО),территориаль иҗтимагый оешмалар(ТОСлар),торак ширкәтләре(ТСЖ),торак төзелеш комбинатлары(ЖСК) кебек оешмалар,ирекле hәм волонтер хәрәкәтләре белән тиешле дәрәҗәдәге мөнәсәбәтләр булдырып,урыннарда яшәгән халык белән аралашуда нәтиҗәле коммуникация ресурслары хасыйл итъ күздә тотыла.
Бу чара вакытында форумның сайты да тәкъдим ителәчәк.
Форумда катнашу өчен заявкалар үрнәген тутырырга,аны 2015 елның 15 маена хәтле форумны Оештыру комитетына җибәрергә кирәк. Мәскәүдә контакт телефоны(499) 241-65-59.E-mail-info@urc.ru Төгәлрәк мәгълүмат:Россия шәhәрләре Союзы сайтында урнаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International