Сабантуй-2015

2015 елның 13 апреле, дүшәмбе
Татарстан республикасы Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов татар халык бәйрәме сабантуйны үткәрү турында Указ игълан итте.
Документта әйтелгәнчә, җирле үзидарә органнарының тәкьдимнәрен искә алып,Сабантуй бәйрәме авылларда, республиканың район үзәкләрендә(шул исәптән республика күләмендәге шәhәрләрдә) 2015 елның 6-7 июнь көннәрендә үткәреләчәк. Казанда милли бәйрәм  2015 елның 1 августында үтәчәк.
ТР Министрлар Кабинетына, җирле үзидарә органнары белән бергәләп,бәйрәм чараларын оештырырга кушылган.
Указда җирле үзидарә оганнарына,җәмәгать оешмаларына,предприятиеләргә,урындагы берләшмәләргә сабантуйны оештвруда hәм үткәрүдә актив катнашырга,ярдәм  итәргә кушылган

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International