Конкурс көзгесе

2015 елның 13 апреле, дүшәмбе
Бүген Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр Советында “Җирле үзидарә өлкәсендә иң яхшы хезмәткәр”,”Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләрендә иң яхшы иҗтимагый инициатива”,”Масса күләм мәгълүмат чараларында җирле үзидарә темасын иң яхшы яктырткан журналистик  республика конкурсы”ларының Оештыру комитеты утырышы уздырылды.
Әлеге чарада ТР Дәүләт Советының Рәис урынбасары Римма Ратникова,ТР Президенты янындагы дәүләт хезмәткәрләре эшләре буенча Департамент җитәкчесе Александр Белов,ТР юститция минисры урынбасары-җирле үзидарә органнары белән  хокук мәсәьәләләре буенча үзара хезмәттәшлекне оештыру Департаменты башлыгы Мөхәррәм Ибәтов,Казан шәhәре Думасы секретаре Людмила Андреева hәм башкалар катнашты.
Утырышны ТР муниципаль берәмлекләр Советы Рәисе Минсәгыйть Шакиров ачып,әлеге конкурсларның традицион булуларын,аларның ТР муниципаль  берәмлекләр тарафыннан  2007 елдан бирле алып барылуын искәртте.
Узган елдан башлап,җирле үзидарә эшенең сыйфатын күтәрү өчен үткәрелгән конкурсларда РФ дәүләт учреждениеләре hәм иҗтимагый хезмәт күрсәтү хезмәткәрләре профсоюзларының Татарстан оешмасы да катнаша
Агымдагы елда конкурсларны үткәрүдә сизелерлек үзгәрешләр дә булды. “Җирле үзидарә өлкәсендә иң яхшы хезмәткәр”конкурсында “Электрон хуҗалык кенгәсе”н алып баруда мәгълүмати-аналитик системасын нәтиҗәле файдалану” номинациясе өстәлде.Ул конкурста авыл җирлеге администрациясе хезмәткәрләре катнаша.Алар нәкъ шул аталган системаны тулыландыралар. “Масса күләм мәгълъмати чараларда җирле үзидарәне журналистика ягыннан иң яхшы яктырту” конкурсында да сизлерлек яңалык калкып чыкты. “Шәhәр hәм авыл җирлекләренең иң яхшы Интернет бите” дигән номинация хасыйл булды. “Иң яхшы иҗтимагый инициатива» дигән конкурс положенисенә үзгәреш кертелде.Быел ул шәhәр hәм авыл җирлекләре арасында гына үткәрелде. “Территораль иҗтимагый үзидарәләрдә “Иң яхшы иҗтимагый инициатива” конкурсы территориаль үзидарәләр (ТОСлар) конкурсына күчте.
“2015 елда конкурсарда 15 номинациягә 110 заявка бирелгән иде. Алар барлык муниципаль районнардан hәм ике шәhәр округыннан тәкъдим ителгәннәр иде. Конкурс материалларын Биектау,Балтач,Мамадыш,Сарман,Алексеевск,Азнакай муниципаль районнарыннан hәм Казан,Чаллы шәhәр округларыннан аерата сыйфатлы әзерләгәннәр иде.
Җиңүчеләр hәм лауреалар,гадәттәгечә,Татарстан Республиксы муниципаль берәмлекләр Советының махсус дипломы,25 hәм 15 мең сум акчалата бүләккә лаек булалар. Бүләкләр Казанда якын арада тапшырылачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International