hөнәри бәйрәмгә бүләкләр

2015 елның 15 апреле, чәршәмбе
21 апрельдә ТР Дәүләт Советының Кече залында 10 сәгатьтә “Җирле үзидарәнең иң яхшы хезмәткәре”,”Татарстан Республикасында муниципаль берәмлекләрдә иң яхшы иҗтимагый инициатива” hәм “Масса күләм мәгълүмат чараларында җирле үзидарә темасын иң яхшы яктыртучы” дигән номинацияләр өчен эзлекле көрәш барды.
Бүләкләү чараларында ТР муниципаль берәмлекләр Советы Рәисе Минсәгыйть Шакиров,ТР Президенты Аппаратының,ТР Дәүләт Советының,Министрлар Кабинетының җаваплы хезмәткәрләре,муниципаль җәмәгатьчелек,матбугат вәкилләре катнашачак.
Җиңүчеләр  hәм лауреатлар,элекке еллардагыча,ТР муниципаль берәмлекләр Советының махсус дипломнарын hәм акчалата призлар алачаклар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International