Волгоградтан кунаклар

2015 елның 16 апреле, пәнҗешәмбе
Татарстан муниципаллары тәҗрибәсен өйрәнү өчен Волгоград өлкәсе Быковский муниципаль районы вәкилләре Казанга килеп төште. Делегацияне Быковск муниципаль район башлыгы Наталия Поволокина җитәкли.
Бүген кунаклар үзидарә тәҗрибәсен безнең Алексеевск районында өйрәнәләр. Делегацияне ТР муниципаль берәмлекләр Советының башкаручы сәркатибе Александр Барышев hәм берәмлекләр Советы вәкиле озатып йөриләр.
Ә иртәгә Волгоград вәкилләрен Кремльдә ТР муниципаль берәмлекләр Советы җитәкчелеге hәм министрлыклар вәкилләре кабул итә.
Кунакларга мәдәни программа да тәкъдим ителәчәк. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International