Муниципаллар дәрестә

2015 елның 16 апреле, пәнҗешәмбе
Бүген Бөгелмә дәүләт рус драма театры бинасында муниципаль берәмлекләр башлыклары өчен традицион зона семинар-киңәшмәләре старт алды. Уку-киңәшмә эшендә ТР муниципаль берәмлекләр Советы Рәисе Минсәгвйть Шакиров,ТР Президентының территорияләр белән эшләү Идарәсе башлыгы урынбасары Одег Сквордяков,Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Линар Закров катнаштылар. Министрлыклар,ведомстволар вәкилләре дә биредә  иде. Әлеге киңәшмә-семинарга район башлыкларының урынбсарларлары  hәм Азнакай,Әлмәт,Баулы,Бөгелмә,Лениногорск,ЧирмешәнЮтазы районнарының район Аппараты башлыклары да биредә иде.
Семинар дәресләрендә җирле үзидарәләрнең вәкаләтләре,җавплылыклары темасы да күтәрелде. Җирле үзидарә органнарының эшчәнлеге уңаеннан прокуратура күзәтчелеге,халыкның эшлекле активлыгын күтәрү,дәүләтнең  авыл хуҗалыгын үстерү уңаеннан кайгыртучанлыгына җавап бирерлек эш кылу хакында да сүз булды.Каты отходларны эшкәртү,казылма байлыкларны эзләп табу,пенсия темасы,Җиңүнең 70-еллыгына әзерләнүне оештыру,муниципаль район территориясендә 2015 елга кагылган социаль-икътисади программаларның үтәлеше,кешеләрне зш белән тәэмин итү мәсьәләләре күтәрелде.
Зона семинар-киңәшмәләре җирле үзидарә органнары вәкилләре белән дәүләт органнары  арсындагы эшлекле диалог урнаштыру өчен дә  файдалы булуы ачык. Алдагы семинар 20 апрельдә Зәйдә үтәчәк. Алексеевскида(22 апрельдә),Менделеевскида(24 апрельдә),Буада(27 апрельдә) зоналап уза торган семинарлар билгеләнде. Йомгаклау семинар-киңәшмәсе 29 апрельдә Казанда үткәрелә.
Шушы семинарларда 1117 кеше катнашуы күздә тотыла.Шул исәптән 997 делегат,аларның 911-е авыл җирлекләре башлыклары,43 районнан муниципаль район башлыклары урынбасарлары hәм муниципаль район Советлары Аппарат җитәкчеләре. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International