Конкурс бүләкләре

2015 елның 21 апреле, сишәмбе
Бүген ТР Дәүләт Советының кече залында тантаналы шартларда:”Җирле үзидарә өлкәсендә иң яхшы хезмәткәр”,”Татрстан Республикасы муниципаль берәмлекләрендә иң яхшы иҗтимагый инициатива”,”Масса күләм  мәгълүмат чараларында җирле үзидарә темасын 2014 елда иң яхшы яктырткан журналистлар» дигән республика конкурсларына йомгак ясалды.
Бүләкләү тантанасында ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова,ТР Президенты Аппараты җитәкчесе урынбасары-ТР Президенының территорияләр белән эшләү Идарәсе башлыгы Илнур Гарипов,ТР муниципаль берәмлекләр Советы Рәисе Минсәгыйть Шакиров,ТР Дәүләт Советының дәүләт төзелеше hәм җирле үзидарә Комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин муниципаль,масса күләм матбугат җәмәгатьчелеге вәкилләре катнашты.
Исегезгә төшерәбез,муниципаль берәмлекләрдә конкурслар ТР муниципаль берәмлекләр Советы съезды карары белән ТР Президенты яклавында 2006 елдан бирле үткәреләләр. Өченче ел инде җирле үзидарә эшенең сыйфатын күтәрү өчен үткәрелгән конкурсларны оештыруда РФ дәүләт учреждениеләре hәм иҗтимагый хезмәт күрсәтү профсоюзларының Татарстан оешмасы да катнаша.
Быелгы конкурста барлык муниципаль районнардан hәм ике шәhәр округыннан 15 номинациядә 110 заявка бирелгән иде.
Агымдагы елда конкурсларны үткәрүдә сизелерлек үзгәрешләр дә булды.
Мәсәлән,”Җирле үзидарә өлкәсендә иң яхшы хезмәткәр” конкурсында “Электрон хуҗалык кенәгәсе”н алып баруда мәгълүмати-аналитик системасын файдалану” номинациясе өстәлде. Ул конкурста авыл җирлекләренең шул системаны тулыландыручы адмиистратив хезмәткәрләре катнаша. Үзгәреш җилләре “Җирле үзидарә темасын иң яхшы яктырту” конкурсына да кагылды. “Шәhәр hәм авыл җирлекләренең иң яхшы Интерне бите” дигән номинация белән тулыландырылды. “Иң яхшы иҗтимагый инициатива” конкурсының Положениесенә дә үзгәреш кертелде. Быел ул шәhәр hәм авыл җирлекләре арсында гына үткәрелде. “Территориаль иҗтимагый үзидарәләрдә иң яхшы инициатива» номинациясе ,ТОСлар арасында аерым конкурс үткәрү сәбәпле.үз актуальлеген югалтты. 
Җирле үзидарә көненә багышланган бәйрәм тантанасын ачып,ТР муниципаль берәмлекләр Советы Рәисе Минсәгыйть Шакиров республика конкурсларының җирле хакимиятның чын-чынлап эш йөртергә сәләтле,үзләренә төшкән бурычларны чишә торган көч булуларын раслыйлар,диде.
Республика муниципаль җәмәгатьчелеге җитәкчесенең уенча, муниципалитетларның нәтҗәле эше кадрларның квалификациясеннән,тәҗрибәсеннән,әхлакый сыйфатларыннан тора. Бу сыйфатлар елдан-ел үсә,ныгый. Муниципаль хезмәттәгеләрнең даими яшәреп торуын да күрсәтергә кирәк.
“Җирле үзидарә хезмәтендәгеләр бер үк вакытта икътисадчы да,юрист та,финансист та,социолог та,политолог та,кирәк икән,педагог та,психолог та булырга тиешләр.Торак пунктлар зурая барган саен аның башлыгына махсус белемнәр дә күбрәк кирәк.Шул исәптән, инженер-төзүче hөнәре дә аңа бик кирәк",-дип искәртте М.Шакиров.
Иң җитди урын –авыл җирлеге.Биредә җирле үзидарә чын ихтыяҗлар белән очраша.Анда җирлек башлыкларына берьюлы:юллар,тораклар,балалар бакчалары,кирәк икән,хәтта янгын,су белән дә шөгыльләнергә тиеш була. Хакимият вертикаленә ышаныч нәкъ шуннан,түбәннән башлана да.
Әйтергә кирәк,бүген республикада муниципаль кадрлар белән эшләүнең нәтиҗәле системасы бар,ул безгә үз өлкәбездә hөнәри корпусны булдырырга мөмкинлек бирә. Бүген Татарстанда җирлек башлыкларын уку-укыту семинар-киңәшмәләре алып барыла.Аларда муниципалитетларны дулкынландырган күп мәсьәләләр күтәрелә.
Минсәгыйть Шакиров җирле үзидарә  реформасын үз җилкәләренә алган кешеләргә рәхмәтен белдерде. Ул искәрткәнчә,быел республикабызда бик әhәмиятле вакыйгалар көтелә.Аларны әзерләү,үткәрү җирле үзидарә органнарына төшә. Әйтик,Бөек Җиңүнең 70 еллыгы.1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышларында фашистларны җиңү тантанасын билгеләргә бер ай чамасы вакыт калды. Ә көзен ТР Президентын сайларга,муниципаль сайлаулар үткәрергә кирәк.
Үз чиратында ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова алда искәрткән сынауларны җирле үзидарә органнары лекллы үтәрләр дигән ышаныч белдерде.
ТР Президенты Аппараты җитәкчесе урынбасары-ТР Президентының территорияләр белән эшләү Идарәсе башлыгы Илнур Гарипов әйткәнчә,республика муниципаль җәмәгатьчелеге 15 мең кешене берләштерә,шуларның 8 меңен депутатлар,сайлап куелган җитәкчелек тәшкил итә.6 мең кеше –муниципаль хезмәткәрләр.
“Бүген бу залда муниципаль җәмәгатьчелекнең иң күренекле кешеләре җыелган. hәр елны шундый конкурсларга даими игътибар биргән  ТР муниципаль берәмлекләр Советына рәхмәт әйтәсе килә. Муниципаль берәмлекләр хезмәnкәрләрнең эш хакларының зур булмаганы мәгълүм. Әлеге конкурслар тынгысыз хезмәтнең абруен күтәрә,яңа кадрларның игътибарын җәлеп итә.Республикадагы кадрлар резервы сездә дә сынау үтә", - диде И.Гарипов.
Конкурста җиңүчеләр,лауреатлар ТР муниципаль берәмлекләр Советының махсус дипломнарын,рәхмәт хатларын,акчалата премияләрен hәм кызыкысындыру призларын алдылар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International