Хакимиятнең ышанычлы таянычы

2015 елның 22 апреле, чәршәмбе
Кичә,21 апрельдә,Җирле үзидарә көнендә ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов  Хөкүмәт йортында ТР муниципаль берәмлекләр Советы Президиумы  hәм Ревизия комиссиясе әгъзаләре белән очрашты.
Рөстәм Миңнеханов фикеренчә,җирле үзидарә – хакимиятнең ышанычлы таянычы. Очрашуда ул көзен республикада үтәчәк муниципаль сайлаулар турында да искәртте.
Әңгәмә барышында Рөстәм Миңнеханов республикада халык мәнфәгатьләрендә үтәлергә тиешле аерым программалар булуын искәртте.Алар бөтенесе татарстанлыларның тормыш сыйфатын күтәрүгә юнәлдерелгән.
Үз чиратында ТР муниципаль берәмлекләр Советы Рәисе Минсәгыйть Шакиров муниципаль  җәмәгатьчелеккә,бүгенге кебек катлаулы чорда да ярдәм итеп торулары өчен,республика җитәкчелегенә рәхмәт сүзләрен җиткерде.Аннары ул Советның тугызынчы съезды муниципаль берәмлекләр алдында куйган беренчел бурычларны үтәү барышы турында да хәбәр итте.
Болардан тыш,Минсәгыйть Шакиров җирле үзидарә үсешенең актуаль  проблемалары уңаеннан җитәкчелек игътибарын  җәлеп итәрлек темаларны да атады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International