Туры элемтә кысаларында

2015 елның 27 апреле, дүшәмбе
Узган атнада-21 апрельдә-илдә Җирле үзидарә көне билгеләп үтелде. Бәйрәм, hичшиксез, күркәм шөгыль.Әмма ул казанышлар,җирле проблемалар турында да сөйләшергә дә бер әйбәт сәбәп. Бүген “Яңа гасыр” телерадиоканалында “Туры элемтә” программасы кысаларында ТР муниципаль берәмлекләр Советы Рәисе Минсәгыйть Шакиров, Биектау муниципаль район башлыгы Рөстәм Кәлимуллин hәм Югары Ослан районының Куралово авыл җирлеге башлыгы Лидия Коткова катнашында тапшыруда сүз нәкъ шул хакта барачак. 
Эфир 19 сәгать 15 минутта башлана. Туры эфир телефоны: (843) 570-50-75  Шалтыратыгыз hәм республикада җирле үзидарә үсешенә карата үз фикерләрегезне әйтегез. Сорауларыгызны шулай ук ps@tnv tv.ru электрон почтасына юллый аласыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International