Хакимияткә ышаныч муниципалитетлардан башлана

2015 елның 28 апреле, сишәмбе
Бүген ТР мунципаль берәмлекләр Советы Рәисе Минсәгыйть Шакиров Төрекмәнстанның Мәҗлисе делегациясе белән очрашты. Делегацияне парламент рәисе урынбасары Гөрбангөл Бәйрәмова җитәкли. Очрашуда шулай ук ТР Дәүләт Советы секретаре Лилия Маврина, ТР мунципаль берәмлекләр Советының җаваплы хезмәткәрләре катнашты. 
Әңгәмә барышында Минсәгыйть Шакиров Татарстанда җирле үзидарәнең казанышлары хакында сөйләде,муниципаль Советның структурасы белән таныштырды.
“Соңгы елларда бездә җирле үзидарә өлкәсендә шактый тәҗрибә тупланды.Татарстанда Россиянең иң эре муниципаль  җәмәгатьчелеге эш алып бара.Бездә 956 муниципаль берәмлек исәпләнә,шул исәптән 2 шәhәр округы,43 муниципаль район,911 җирлек,шуларның 872-се авыл җирлеге. Безнең Совет илдә бердән-бер даими эшләп килүче орган”,-дип ассызыклады М.Шакиров.
Республика муниципаллары лидеры раславынча,муниципаль идарә структурасы үзенең нәтиҗәлелеген аклады.Ул тулысынча федераль закон таләпләренә җавап бирә.Аның уңышларының сере-дәүләт хакимияте белән җирле үзидарә органнарының үзара хезмәттәшлегендә,бердәмлегендә.Шуңа күрә дә дәүләт хакимияте hәм муниципаль органнар бер команда булып эш итәләр. Урындагы хакимиятнең гражданнар белен ап-ачык диалоглары шул территорияләрнең үсешен тәэмин итә”,-дип искәртте М.Шакиров.
Республика җитәкчелегенең муниципаль җәмәгатьчелекне hәръяклап алга тернәкләүләрен яклавы нәтиҗәсендә урындагы органнар җирлекләрнең алга китешен тәэмин итә,халыкның тормыш дәрәҗәсенә уңай йогынты ясый ала.
Безнең республикада халык теләкләрен тормышка ашыруда,муниципаль вәкаләтләрне үтәү өлкәсендә уникаль система булдырылды.Бу,федераль програмалардан тыш,30 республика программасын тормышка ашыруда күренә.Шул программалар кысасында яңа йортлар,авыл клублары төзелә,фельдшер-акушер,ветеринария пунктлары корыла,су үткәрү челтәрләре яңартыла,авыл урамнарын электр белән яктырту системасы яхшыртыла.Күп фатирлы йортларда капиталь ремонт эшләре киң җәелде,мәктәпләр, медицина амбулаторияләре,участок больницалары,шәhәр поликлиналары яңартыла.
"Барлык җирлекләрнең үз бюджетлары агымдагы чыгымнарны капларга гына җитә.Болары да күбесенчә дотацияләр hәм субвенцияләр барәбәренә башкарыла. Әмма авылда культура йорты,яисә ФАП корып куелса,мәктәпкә капиталь ремонт ясалса,болыры бит салымнан кергән еллык чыгымнарны узып китә! Кайчагында без боларга күнегеп тә китәбез.Яхшы шөгыльләребезнең күбәеп китүен сизми дә калабыз.
Килгән-киткән кунакларыбыз боларны күреп соклануларын да,ак көнләшү белән көнләшүләрендә әйтәләр", - дип йомгаклады М. Шакиров.
Гөрбангөл Бәйрәмова үз чиратында Теләче райнында булып кайтуларын теләктәшлек белән сөйләде.
“Без кичә сезнең Теләче районында булып, муниципалитетта үзидарә эшенең үсеше уңеннан сокланып кайттык.Район җитәкчелеге дә,гражданнар да бик актив.Сизелеп тора:хакимияткә ышаныч шул муниципалитетлардан башлана”, -диде Төрекмәнстан кунагы Г.Бәйрәмова.
Төрекмәнстанда да,бездәгечә,җирле хакимияткә сайлауларга җыеналар икән.Аларда бу сайлау 16 августта үтәчәк.                                                

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International