Гадәти булмаган ел бурычлары

2015 елның 29 апреле, чәршәмбе
Бүген Казанда “Казан” милли-мәдәни үзәгендә Арча,Әтнә,Балтач,Югары Ослан,Биектау,Яшел Үзән,Лаеш,Питрәч,Балык бистәсе Саба hәм Теләче муниципаль районнары муниципаль берәмлекләр җитәкчеләре өчен семинар-киңәшмә уздырылды. Әлеге киңәшмә шундый чаралар рәвешендә барган   төбәк семинарлары чиратын тәмамлый. Ул 16 апрельдә Бөгелмәдә башланып,Зәй,Алексеевск,Менделеевск  hәм Буа районнарында да уздырылды.
Казандагы киңәшмәдә ТР Президенты Аппараты җитәкчесе урынбасары-ТР Президентының территорияләр белән эшләү Идарәсе башлыгы Илнур Гарипов,ТР муниципаль берәмлекләр Советы Рәисе Минсәгыйть Шакиров,министрлыклар hәм ведомстволар вәкилләре катнашты.
Очрашуны ачып,Илнyр Гарипов авыл җирлеклре башлыклары белән шундый зона киңәшмәләре уздыру яхшы традиициягә әверелеүен ассызыклап куйды.
“Республикада 956 муниципаль берәмлек исәпләнә,шул исәптән ике шәhәр округы,43 муниципаль район,911 җирлек,шуларның 872-се авыл җирлеге.Бездзге муниципалитетлар саны Россиядә иң зурлардан санала.Димәк,муниципаль дәрәҗәдәге хакимият максималь кадәре гражданнарга,аларның прблемаларына якын.
Муниципалитетлар булган,урынннарда бюджет учреждениеләр бар җирләрдә тормыш кайнап тора,биредә авылларның киләчәге бар”,-дип искәртте Илнур Гарипов.
Дәүләт hәм муниципаль  хакимиятләрнең бердәмлеге барәбәренә,аларның бер максатка – халыкның тормыш дәрәҗәсен күтәрү ниятендә эшләүләре аркасында Татарстанда җирле үзидарә уңышка ирешә,дигән фикерне дә куәтләде И.Гарипов.
“Җирле үзидарә үсешенә карата ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов зур игътибар бирә.Практик эштә зур тәҗрибәсебулган җитәкче яхшы белә:дәүләт куйган күпчелек бурычлар җирлекләр дәрәҗәсендә тормышка ашырыла”,дип тә искәртте чыгыш ясаучы.
Ул быелгы елның аерата үзенчәлекле булуын да искәртте- көзен Татарстан Президентын сайлау hәм 7710 вәкаләтле вәкилләр органы- җирле үз идарәләрдә сайлаулар узачак.
Депутатларга кандидатлар буларак инициативалы,абруйлы гражданнар тәкъдим ителүе бик әhәмиятле.Шөкер,бүген иҗтимагый аңның үскән чагы,күпләр җирле үзидарәдә үзләре катнашып,теге,яисә бу актуаль бурычларны үтәп карыйсылары килә.Сез җирле хакимият җитәкчеләре андый кешеләргә үз көчләрен сынап карарга мөмкинлек бирергә тиешсез,”- диде чыгыш ясаучы,киңәшмәдәгеләргә мөрәҗәгать итеп.
ТР муниципаль берәмлекләр Советы Рәисе Минсәгыйть Шакиров үз чиратында,традицион зона киңәшмәләрендә   муниципаль  берәмлекләр  башлыклары белән шундый очрашуларның нәтиҗәлелеге турында әйтте.
“Республика башкарма хакмиятенең  hәм муниципалитетларның аралашуының мәгънәле ысулы табылды.Шундый очрашуларда авыл җирлекләре башлыклары үзләрен кызыксындырган сорауларга оешмаларның,хакимиятнең үз авызыннан турыдан- туры әйтелгән сүзләрен ишетәләр”,- дидеМ Шакиров.Ул үз коллегаларын бер механизм дәрәҗәсендә эшләргә,гадәти булмаган шартларда шушы елда үз бурычларыбызны сыйфатлы  hәм тиз рәвештә башкарырга чакырды.
Семинар-киңәшмә барышында вәкаләтләрне hәм җаваплылыкны муниципалитетлар уңаеннан законнар өлкәсендә килештереп эшләү юллары,прокуратура тарафыннан җирле үзидарә органарына күзәтчелекнең актуаль мәсьәләләре,районнарда янгыннарга каршы көрәшне тәэмин итү,авыл хуҗалыгы комплексында импорттан кергән товарларны үзебездә эшләп алыштыруны тәэмин итү мәсьәләләре дә куелды.
Шул ук вакытта муниципаль хезмткәрләрне пенсия белән тәэмин итү,2015 елда федераль hәм республика күләмнәрендә  социаль-икътисади программаларны тормышка ашыру мәсьәләләре дә каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International