Бөтенроссия конкурсы

2015 елның 8 мае, җомга
Чираты буенча 15 нче булган Бөтенроссия күләмендәге “Иң яхшы муниципаль сайт” дигән конкурска заявкалар кабул итү бара.Бу конкурсның оештыручылары:Россия муниципаль академия,Федерация Советының, Дәүләт Думасының муниципаль үзидарә  комитетлары, ”Управа” журналы,”Җирле үзидарә мәсьәләләре” журналы,Коммерциячел булмаган автономияле Җирле үзидарә-Информ компаниясе. Соңгы оешма муниципаль берәмлекләрдә hәм башка оешмаларда сайтларны табып,аларга ярдәм күрсәтә,җирле үзидарә буенча халыкны hәм предприятиеләрне җирле хакимият эшчәнлеге турында хәбәрләр җиткереп тора,муниципаль икътисад,социаль сәясәт проблематикасын яктырта.
Конкурста катнашу өчен заявка тутырып җибәрергә кирәк,ул бланк “Управа” журналы сайтында урнаштырылган. Шул ук вакытта әлеге журналга язылу шарты да бар. Конкурста катнашу өчен үз сайтында “Иң яхшы муниципаль сайт” дигән конкурста катнашучы” дигән баннерны үз сайтында урнаштырырга тиеш. Конкурс йомгаклары быелның 1 октябрендә ясала. Җиңүчеләрне бүләкләү Мәскәүдә декабрь аенда узачак.                      

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International