Ватан әлифбасы

2015 елның 14 мае, пәнҗешәмбе
Бүген ТР муниципаль берәмлекләр Советы Рәисе Минсәгыйть Шакиров Татарстан милли музеенда рәссам Әнвәр Сәйфетдиновның  “Ватан әлифбасы” дип исемләнгән  шәхси күргәзмәсендә булды.Б.И.Суриков исемендәге Мәскәү сәнгать академик институтында укып чыккан сәнгатькәр,Татарстан рәссамнәр Берлеге әгъзасы,күренекле иҗатчы күргәзмәсендә кунаклар “үз” әсәренә тап була.
Биредә балалар өчен “Әлифба”да,пейзаж,натюрмортлар да,туган ягыбызны яратып сурәтләгән башка әсәрләрне дә күрә ала.
Балаларда туган якка мәхәббәт тәрбияли торган әсәрләр аерата уңышлы чыккан,милли традицияләрне калку чагылдыралар.
Атаклы рәссам әсәрләре белән янәшәдә Б.М.Әлминов исемендәге 3 номерлы сәнгать мәктәбендә укучы балаларның әсәрләре дә куелган.Ул әсәрләр милли тематиканы чагылдыра,әдәби әсәрләргә иллюстрация рәвешендә эшләгәннәр.
Күргәзмә буыннар арасындагы бергәлекне гәүдәләндерә,балаларны туган як сәнгате белән сугара.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International