Хәбәр итәбез!

2015 елның 3 июне, чәршәмбе
Хөрмәтле коллегалар!
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2015 ел,1 июнь,391 нче карары белән расланган Положениегә туры китереп,”Татарстан Респуликасының ел эчендә иң яхшы территориаль  иҗтимгый үзидарәсе” дигән республика конкурсы игълан ителә.

Конкурс ике этапта үткәрелә.

I этап-муниципаль дәрәҗәдә-ул муниципаль конкурс комиссияләре тарафыннан үткәрелә.

Конкурсның I этабына заявкалар кабул итү вакыты: 2015 елның 8 июненнән 22 июненә кадәр.

Заявкаларны кабул итү вакыты hәм урыны турында мәгълүмат,Татарстан республикасы почта адресы,контакт телефоннары муниципаль районнарның(шәhәр округларының) Татарстан Республикасы мәгълүмати- телекоммуникациясе “Интернет” челтәре аша рәсми сайтларда хәбәр ителәчәк.

II этап-республика күләмендә- конкурс үткәрү буенча комиссия тарафыннан уздырыла.

Конкурсның II этабына заявкалар 2015 елның 30 июненнән 13 июльгә хәтле кабул ителә.

Заявкалар    мондый адрес белән кабул ителә:Казан,Кремль,1 подъезд,2 кат,263 кабинет,кабул итү вакыты- 8 сәг.30 минуттан 18 сәгатькә кадәр.Почта адресы:420014,Казан,Кремль а/я 47 .

Контакт өчен телефоннар:(843) 263-60-20-Барышев Александр Георгиевич,(843) 293-60-24-Курманова Луиза Мансур кызы.(843) 292-58-56-Парфенова Елизавета Владимировна,(843) 292-22-10-Яинова Гүзәл Марат кызы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International