Конкурс комиссиясе раслады

2015 елның 16 июне, сишәмбе
Бүген,16 июньдә, ТР муниципаль берәмлекләр Советында шушы араларда старт алган “ТР ның иң яхшы территориаль иҗтимагый үзидарәсе(ТИҮ-е)” дип исемләнгән республика конкурсын үткәрү комиссиясенең беренче утырышы булды.
Мәгълүм булганча, “ТР да иң яхшы территориаль иҗтимагый үзидарәсе”конкурсының приз фонды 50 миллион сум тәшкил итә.
Шушы комиссия утырышында ТР Дәүләт Советының дәүләт корылышы hәм үзидарә комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин,ТР мәдәният министры урынбасары Гүзәл Нигъгмәтуллина,ТР юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов,Татарстан Республикасы Президентының территорияләр белән эшләү Идарәсенең мәгълүмат бүлеге мөдире Тимур Әхмәтвәлиев,экспертлар катнашты.
Утырышны ТР муниципаль берәмлекләр Советы Рәисе Минсәгыйть Шакиров алып барды.
Ул аудиториягә мөрәңәгать итеп,бүген республикада 300 территориаль иҗтимагый үзидарә эшләвен хәбәр итте.Шушы үзидарәләр республикада социаль эшләрне киң җәелдерделәр,алар торак-коммуналь хуҗалыгы өлкәсендә дә эшчәнлек күрсәтәләр,төзекләндерү,хокук бозулар уңаеннан профилактика эше алып баралар.Физкультура-сәламәтләндерү эшен оештыруда колачлы шөгыльләнәләр.
Республика мунициааллары җәмәгатьчелеге башлыгы ТИҮ ләрне кызыксындыру уңаеннан республикада масштаблы эш алып барылуын,иҗтимагый Советлар җитәкчеләрен финанс ягыннан яклау буенча чаралар күрелгәнлеген сөйләде.
Утырышта төп доклад белән ТР мунициапаль берәмлекләр Советының юридик идарәсе башлыгы Луиза Курманова чыгыш ясады.
Ул хәбәр иткәнчә,ТИҮ ләрнең эшлеклелеген,инициативлылыгын көчәтү йөзеннән үткәрелгән конкурс ике этапта уза.
Беренче этап- ул муниципаль дәрәҗәдә-8 июньнән 22 июньгә хәтле бара.Анда җиңүчеләр икенче этапка үтәләр.Республика этабы 2015 елның 30 июненән 13 июльгә хәтле уза.
Конкурста катнашучылар өчен тигез  шартлар тудыру нисбәтеннән конкурсчылар өч төркемдә ярышалар. Беренче төркемгә Казан hәм Яр Чаллы шәhәр округлары керә. Икенче төркемгә 60 мең кешедән артык халкы булган шәhәрләр керә. Ә өченче төркемгә калган шәhәрләр hәм шәhәр тибындагы поселоклар hәм авыл җирлекләре керә. Конкурс эшләре 8 күрсәкечтә бәяләнәчәк.Конкурста катнашучыларны бәяләүне дөрес тәэмин итү өчен ТР муниципаль берәмлекләр Советында мәгълүмат картасы төзелгән иде.Бу карта комиссия тарафыннан тулаем яхшы дип табылды.
Конкурста беренчедән өченчегә хәтле урыннарны алучылар җиңүче дип билгеләнә.Приз ияләре итеп дүртенче hәм бишенче урыннарга күтәрелгәннәр билгеләнә.Үз төркемнәрендә иң күп балларны алган ТИҮ-ләргә(территориаль иҗтимагый үзидарәләргә) “ТР да ел эчендә иң яхшы территориаль үзидарә” дигән исем бирелә hәм аларга ТР муниципаль берәмлекләр Советы дипломнары тапшырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International