Журналның җәйге саны

2015 елның 22 июне, дүшәмбе
Бүген укучыларыбыз яңа кәгазь,типография буяулары исе аңкып торган яңа журнал санын кулларына алдылар. Бу санда Татарстан муниципалитетлары җәмәгатьчелеге масса күләм спорт төрләренең авылда үсеше,куллану кооперацияләренең районнарда үсеш проблемалары,бүген hәм киләчәктә Әтнә районы терлекчеләренең сөт җитештерүдәге хезмәтләре,Алабуга районы фермерларының урында эш җәелдерүләре турында кызыклы язмалар укый алалар.
Шушы саннан башлап журналда “Шәхес” дигән яңа рубрика ачыла..Анда муниципаль берәмлекләрдә эшләп чыныккан хезмәт ветераннарына,атаклы кешеләребезгә багышланган материаллар укый алачаклар. Рубриканың беренче кунагы-Габделхәй Хәйруллин.Бу атаклы кеше үзенең 80- еллыгын билгеләп үткән.Ул үзенең бөтен гомерен кешеләргә хезмәткә багышлаган,дистәләгән кешеләргә ярдәм,яхшылык кыла алган.Сәхифә нәкъ шул турыда.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International