Элемтәләр ныгыды

2015 елның 16 июле, пәнҗешәмбе
Муниципаль берәмлекләр Советы Рәисе Минсәгыйть Шакиров җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе ике көнлек эш визиты белән Карелиядә булып кайтты.
Шушы визитның төп нәтиҗәсе буларак,ике муниципаль берәмлек Советы-Татарстан hәм Карелия Советлары арасында(Карелиядә бу оешма “Карелия муниципаль берәмлекләр Советы” ассоциациясе дип атала) хезмәттәшлек hәм үзара ярдәмләшү турында килешүгә кул куелды.
Документка ТР муниципаль берәмлекләр Советы Рәисе Минсәгыйть Шакиров hәм КР муниципаль берәмлекләр Советы ассоциациясе Рәисе Юрий Разумейчик кул куйдылар.
Килешү нигезендә яклар үзидарәне территорияләрдә үзара ярдәмлшеп үстерәчәкләр.Сәүдә-икътисади,фәнни-техник,социаль-мәдәни хезмәттәшлек өлкәләрендә килешүләр төзегәндә ике як та координацияләүне тәэмин итәргә алындылар.Бу икътисади хәлне үстерүдә,социаль яклауда,җирле халыкка төрле хезмәт күрсәтүдә  hәм башкаларда чагылырга тиеш. Яклар килешүенчә,үзидарәне үстерү программалары,проектларында да уртаклык күздә тотыла.Мәгълүмати аралашуны оештыру,шул исәптән норматив документлар hәм башка материаллар(җирле үзидарә реформасы хакында) алышу да барачак.Хокукый,методик,мәгълүмати документлар алмашу турында да килешенде. Мондый эш җирле үзидарә уңаеннан федераль законнарны камилләштерү эше барышында да чагылыш табачак.
Үз өсләренә алган бурычларны үтәү йөзеннән килешүдә,аерым алганда,,”Карелия hәм Татарстанның милли-мәдәни традицияләре-территорияләрнең үсеш факторы” дигән фәнни-практик конференция уздыру күздә тотыла. Шул ук вакытта җирле үзидарәне яклаауны дәүләт инициативасы аша да башкарырга,дәүләти-конфессиональ мөнәсәбәтләр үсеше өлкәсендәге тәҗрибәләр буенча практик семинар уздырып,ике республикадагы традицион кыйммәтләрне үстереп,шулай ук “Дуслык инвесторы”исемендәге мәгълүмати система булдырып,ике якның предприятиеләре,оешмалары арасында турыдан-туры эшлекле хезмәттәшлекне оештыру да күздә тотыла.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International