Иҗтимагый үзидарә бәйрәме

2015 елның 7 августы, җомга
Бүген Казан Ратушасысының тантаналар залында “Татарстан республикасының еллык иң яхшы территория үзидарәсе” дигән беренче республика конкурсы җиңүчеләрен hәм шул конкурсның приз ияләрен бүләкдәү тантанасы узды.
Бу чарада Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин,Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр Советы Рәисе Минсәгыйть Шакиров,Татарстан Президентының территорияләр белән эшләү Идарәсе башлыгы урынбасары Андрей Нефедов,Казан шәhәре вице-мэры Людмила Андреева,башка шәhәрләрнең администрациясе,республиканың ТИҮ хәрәкәте вәкилләре катнашты.
Исегезгә төшерәбез,әлеге конкурс 2015 елда Татарстан Президенты яклавы hәм куәтләве буенча тормышка ашырыла башлаган иде.Сүз,әлбәттә,республикада территорияләр иҗтимагый үзидарәсенең нәтиҗәлелеген күтәрү,муниципаль берәмлекләр террториясендә урындагы мәсьәләләрне чишүдә халыкның эшлеклелеген hәм социаль активлыгын күтәрү ниятендә башланган конкурс турында бара.
Конкурсның беренче этабы муниципалитетлар дәрәҗәсендә узды.Шулардан 167 җиңүче республика конкурсына путевка алдылар.
Конкуренция шартлары конкурентлар өчен тигез булсын дип,кокурсансантларны өч төркемгә бүленделәр. Беренче төркемгә Казан hәм Чаллы шәhәрләре округлары,икенчегә-халкы 60 мең кешедән узган шәhәрләр,өченчегә-башка шәhәрләр,шәhәр тибындагы поселоклар hәм республиканың авыл җирлекләре кертелде.
Конкурс комиссиясе ТИҮ ләрнең 2014 hәм 2015 еллардагы хезмәтләрен hәм казанышларын 8 категория буенча бәяләде. Нәтиҗәләр hәр төркем буенча аерым-аерым ясалды. Нәтиҗәдә 120 җиңүче hәм призер сайлап алынды.Алар устав эшчәнлеген томышка ашыруга hәм социаль мәсьәләләрне чишү өчен грантлар алуга ирештеләр.Совет Рәисенең hәм ТИҮ актвының яклавына,теләктәшлегенә лаек булдылар.
Беренче урыннарны яулаган 30 ТИҮгә(ТОСка) “Татарстан Республикасында 2015 елда иң яхшы территория иҗтимагый үзидарәсе”исеме бирелде.Аларның hәркайсына 665 мең сум күләмендә грант тапшырылды. Бу уңайдан әле күптән түгел генә төзелеп,үзләрен чын эштә күрсәткән ТИҮ ләрең ирешкән нәтиҗәләрен билгеләп үтәргә кирәк. Болардан “Өмет”(“Надежда”) территориясе Советы,Чаллы шәhәренең “Московский” территориясе Советы,Казан шәhәренең “Вознесение” ТИҮе(территория иҗтимагый үзидарәсе),Менделеевскиның “Карповец” ТИҮе, Алабуга шәhәренең “Тарловка” ТИҮе, Алабуга муниципаль районының Танайка авыл җирлегенең “Полянка” ТИҮе hәм башкалар.
ТИҮләрнең икенче урынга чыкканнары, ә алар 20 үзидарә!, 500-әр мең сум.20 ТИҮнең өченче урыннарны биләүчеләренә -430-ар мең сум акча бүленде. Дүртенче урынга hәм бишенче урынга чыккан ТИҮләргә 298 мең сум hәм 160 меңәр сум күләмендә бүләкләр тиде.
“Җиңүчеләрне hәм приз ияләрен чын күңелдән тәбриклим.Бу конкурс беренче тапкыр үткәрелде.Бәлки,кимчелекле урыннар да булгандыр.Әмма шуны икърар итәм,конкурс тулаем уңышлы чыкты”,-дип искәртте Минсәгыйть Шакиров бүләкләрне тапшыру тантанасында.
Совет Рәисе фикеренчә,конкурс алдыннан күп эшләр башкарылды. Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр Советы үзебездәге иҗтимагый үзидарәләрнең эшчәнлеген анализлады,күрше регионнарның эш тәҗрибәсен урыннарда өйрәнеп кайтты. Чистай шәhәрендә ТИҮ җитәкчеләре өчен махсус семинар уздырылды. 
"Башка регионнар тәҗрибәсе нигезендә без урындагы хакимиятнең шушы эшне бар яктан куәтләп торган сурәттә эш гөрләп барганына инандык.Безнең республика җитәкчелеге,аерым алганда,Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын үтәүче Рөстәм Миңнеханов территория иҗтимагый үзидарәләргә дәүләт кайгыртуы күрсәтүне күңеленә беркетеп куйды”.-диде чыгыш ясаучы.
ТИҮләрне беренче этапта яклау ниятеннән аларның җитәкчеләренә матди ярдәм чыганаклары табылды.Ул түләүләр узган елның июленнән үк башланды.
"Республика күләмендә иң яхшы ТИҮләр өчен конкурс оештыру эшнең зур этабына әверелде. 2015 елда әлеге конкурс фонды 50 миллион сумг тәшкил итте. Президентыбыз иҗтимагый үзидарәләргә аерата игътибар күрсәткәнен бик теләп ассызыкларга була”,-диде Минсәгыйть Шакиров.
Үз чиратында Премьер-министрның беренче урынбасары Алексей Песошин конкурста җиңүчеләрне лаеклы бүләкләр уңаеннан кайнар котлады.
“Бүгенге тантана республика җитәкчелегенең җирле үзидарә эшенең әhәмиятле булуына мәгънәле ишарә”,- диде Алексей Песошин.
Моннан ике ел элек республикада116 ТИҮ исәпләнгән булса,хәзер аларның саны 300 дән артып китә.Аларның эш йөртү тирәлеге киңәя бара.Территорияләрне төзекләндерү,яшелләндерү,өлкәннәргә вакытында ярдәм кылу,балаларга,яшьүсмерләргә кирәкле шөгыльләр табу,аларны күз уңыннан җибәрмәү,хокук бозуларга каршы көрәшү,спорт ярышлары оештыру hәм башкалар – барысы да ТИҮләр карамагында.
Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр Советы муниципалитетларда җирле үзидарә системасында территория иҗтимагый үзидарәләр эшен җанландыруга аерата игътибар күрсәтә,урыннарда методик ярдәм оештыра,булган тәҗрибәне кадерләп җыеп килә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International