Иң төзек!..

2015 елның 19 ноябре, пәнҗешәмбе

Татарстанның тугыз торак пункты “Россиянең иң төзек шәhәр(авыл) торак пункты” дигән конкурста 2014 ел йомгаклары буенча җиңүче дип табылды.
Шулар арасында Әлмәт шәhәре(100 меңгә хәтле кеше яшәгән(2-нче категорияле торак пункты,шәhәр округы).
Мамадыш hәм Азнакай(100 меңгә хәтле халык яшәгән 3-нче категорияле шәhәр торак пункты,яисә шәhәр округы) дип аталды.
Биш мең hәм аннан да күбрәк халык яшәгән(4-нче категория) авыл җирлекләре арасыннан иң төзекләр дип шәhәр рәвешендәге Биектау торак пункты,Азнакай районының Актүбә поселогы аталды.
5-нче категориядә(3 меңнән 5 меңгә хәтле кеше яшәгән авыл җирлекләре арасында Мамадыш районының Кызыл тау(Красная горка) авыл җирлеге,Биектау районының Бөреле җәнлек совхозы авыл җирлеге җиңеп чыкты.
Ниhаять,3 мең кешегә хәтле кеше яшәгән авыл җирлекләре арасында(4-нче категория) Россия Хөкүмәте дипломнарын Балтач районының Шеңшеңәр авыл җирлеге,Бавлы районының Кырым-Сарай авыл җирлеге алачаклар.
“Россиянең иң төзек шәhәр(авыл) торак пункты” дигән конкурс 1998 елдан алып барыла.Җиңүчене билгеләгәндә җирле үзидарә органнарының,торак-коммуналь хуҗалыгын үстерү hәм отчет елында төзекләндерүне күтәрү нәтиҗәләре исәпкә алына.
Аерым алганда,җирле хакимиятнең халыкка хезмәт күрсәтү сыйфаты hәм күләме торышы,юл куркынычсызлыгын тәэмин итү hәм башкалар күздә тотыла.
Конкурсның иң төп максаты-җирле үзидарә оганнарының эшен куәтләү,торак –коммуналь хуҗалыгы үсешен hәм территорияләрне төзекләндерүне кайгырту.
Конкурста катнашу өчен агымдагы елда Россия Федерациясе субъектларының 17-сеннән 69 заявка кергән иде.Шул ук вакытта җибәргән мәгълүматларның расланмавы уңае белән байтак муниципалитетлар конкурста катнашудан төшереп калдырылдылар.
Конкурс кысаларында hәр елны иң төзек шәhәрләрдән өч категория сайлана:халкы 100 мең кешеле,100 меңгә хәтле күләмдәге РФ субъектларының административ үзәк булганнары.
Бу категорияләрдә федераль күләмдәге шәhәрләрнең эчке территорияләре дә катнаша ала.
Авыл җирлекләренең призлы урыннары шулай ук  өч категориядә билгеләнә:4-нче категориягә авыл җирлегендә халкы 5 меңгә хәтлеләр кертелә,5-нче категориягә халкы 3 меңнән алып 5 мең кешегә хәтлеләр hәм 6-нчы категориягә 3 мең санга җитмәгәннәр алына.
Конкурс нәтиҗәләре буенча торак-коммуналь хуҗалыгын үстерүгә hәм муниципаль берәмлекләрне төзекләндерүгә 2014 елда өлеш керткәннәре өчен җиңүчеләргә Бөтенроссия тереклек хезмәтләре күрсәтү профсоюзлары,Россия төзелеш министрлыгы призлары hәм рәхмәт хатлары тапшырылачак.
Конкурста җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы соңрак билгеләнәчәк.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International