Мәскәү семинарлары

2015 елның 27 ноябре, җомга
“ВСЕМ” үзәге 2015 елның декабрендә Мәскәүдә региональ hәм муниципаль органнарның  hәм аларның үз карамагындагы оешмалары өчен бөтенроссия семинарлары уздыра.
Семинарларда Дәүләт Думасы,федераль министрлыклар, ведомстволар вәкилләре,карарларны hәм нормативларны әзерләүчеләр,төрле өлкәләрнең җаваплы экспертлары чыгышлар ясаячак.
2015 елның 15-16 декабрендә РФ Хөкүмәтенең Анализ үзәгендә “223-ФЗ законы буенча сату-алуларны оештыруда яңалык:аларны куллану hәм экспертлрның тәкъдимнәре”дигән темага семинар үтәчәк.
16-17 декабрьдә “Учреждениеләрнең бюджет hәм бюджеттан тыш акчалары: аларны үзләренә тарту ысуллары,расход тәртипләре” дигән бөтенроссия семинары “Космос” үзәгендә узачак.
22-23 декабрьдә шул ук РФ Хөкүмәтенең Анализ үзәгендә “2016 елда җир правосы:учасотоклар бүлеп бирү hәм ул җирдән файдалану” дигән темага семинар узачак.
Семинарларның программаларын сез www.vsesem.ru сайтыннан, яисә sav@vsesem.ru электрон почтасына язып белешә аласыз.
Регионнарның башкарма хакимияте органнарына регионнар төркеме өчен урыннар бушлай бирелә.
Семинарда катнашу hәм мәгълүматларны төгәлләү өчен sav@vsesem.ru электрон почтасы белән Алексей Владиславович Скворцовка мөрәҗәгать итә аласыз(тел.8-978-056-97-66,8-978-902-42-94).
Семинарда катнашу уңаенан регистрация хакында www.vsesem.ru сайты аша белешә аласыз. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International