Үсеш дәрәҗәсе

2015 елның 1 декабре, сишәмбе
ТР икътисад министрлыгы әзерләгән 2015 елның гыйнвар-октябрь айларындагы Татарстанның үсеш рейтингында Казан алдынгы урынны яулады. Икенче, өченче урыннарга Әлмәт hәм Түбән Кама чыкты. Чистай,Зәй районнары 9-нчы hәм 5-нче урыннарга күтәрелделәр.
Татарстанда җитештергән продукцияне төяп җибәрү кеше башына исәпләгәндә уртача бер кешегә 393,87 мең сум тәшкил итә.
Иң югары күрсәткечләр Әлмәттә(2334 мең сум 87 тиен) hәм Түбән Камада (1272,20 мең сум).Яңа Чишмә районында 813,81 мең сум.
Теркәлгән эшсезлек күрсәткече Татарстанда 0,76 процент. Эшсезләр иң аз санда Лаеш районында(0,22 процент).Актанышта бу күрсәткеч(0,26 процент). Питрәч белән Буада әлеге күрсәткечләр 0,4 процент күләмендә. Эшсезлек дәрәҗәсе  аерата югары булган районнар:Алабуга(1,47 процент),Баулы(1,35 процент),Саба(1,27 процент).
Быелның ун аенда республикада җан башына 0,50 кв.метр торак өлгертелгән. Иң яхшы күрсәткеч Питрәч районында(hәр кешегә 2,89 кв.метр). Югары Осланда(2,12 кв.метр), Лаешта(2,09 кв.метр).
Рейтинг белән биредә якыннанрак таныша аласыз. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International