Авыл җирлекләренең киләчәге бармы?

2015 елның 3 декабре, пәнҗешәмбе
Россия Дәүләт Думасының федераль корылыш hәм җирле үзидарә Комитетының чираттагы утырышында(2015 елның 1 декабрендә) берничә мәсьәлә каралды.Шулар арасында муниципаль берәмлекләрне үзгәртеп кору темасы да бар иде.
Комитетка гамәлдәге законнарны үзгәртүне күздә тоткан закон проекты да кергән иде.Бу проектның максаты- үзгәртеп коруларны тагын да ишәйтү иде.
Закон проктында муниципаль районны шәhәр округы статусына күтәрү,ике hәм аннан артык округларны,муниципаль районны шәhәр округы белән берләштерү дә тәкъдим ителгән иде. Гадирәк итеп әйткәндә, илдә муниципаль берәмлекләрне эреләндереп,фактта исә үзидарәнең җирлек дәрәҗәсендәген бетерү алга чыгарга тиеш иде. Комитет составына кергән депутатлар бу проектны кире кагарга тәкъдим иттеләр.Чөнки җирле үзидарәне реформалау бурычларының берсе-хакимиятне халыкка якынайту бурычы дип караала.
Комитет рәисе Виктор Кидяев күрсәткәнчә,муниципаль берәмлекләрне ике территориаль дәрәҗәдә- җирлекләрдә hәм муниципаль районнарда формалаштыру(hәр дәрәҗәсендә аңа хас булган вәкаләтләрне беркетү)җирле мәсьәләләрне чишүдә –федераль законның концептуаль(какшамаслык) положениесе булып тора.
Муниципаль берәмлекләрне эреләндерү аргументлары,аппарат тоту өчен чыгымнар оптимзациясе(кыскарту),җирле хакимятнең кеше гозере җитәрлек арада яшәве-томыш ихтияҗы белән бәхәскә керергә тиеш була. Бөтенроссия Конгрессы ярдәме белән үткәрелгән тикшерүләр муниципаль берәмлекләрне берләштерүдән чыгымнар кимемәгәнен күрсәтте. Чөнки чиновникларның саны территориядәге халык санына hәм территория мәйданына бәйле.Ул чыгым идарә органнары санына бәйләнмәгән. Торак пунктыннан хакимият органы ерагайган саен җирле органның халыкка якынлыгы кими бара.
Тикшерүләр күрсәткәнчә,муниципаль берәмлекләрне эреләндерү hәр төрле вариантларга тискәре йогынты ясый. Беренчедән,торак пункты җирлекнең үзәге булган очракта,ресурсларны бер төбәккә туплый.Хәтта бергә кушылган территорияләрдә,социаль үсеш дәвам итсә дә,халыкның җирле идарәдә катнашы сүлпәнәя.Бергә берләштерелгән берәмлекләрдә кешеләрең йомыш –гозерләре “чит- ят”рәвешкә керә.
Икенчедән,муниципаль берәмлекләрне эреләндерү “тирәлекнең кысылуы” дигән төшенчәгә китерергә мөмкин-зкономик географиядә билгеле булган күренешкә этәрә:халыкның hәм ресурсларның тыгызлап туплануыннан территорияләр “деградацияләнә”(“имгәнә”).
Юллар булмавы,инфраструктураның җимерелүе җирлекләрнең какшавына китерә.Ахыр чиктә бу тирәләрдә халыкның кимүе күзәтелә.
Кешеләр аз булган урыннар үз чиратында хакимиятнең “күз уңыннан” төшеп кала башлыйлар.Торган саен җирлек хуҗалык,инфраструктура тирәлеген югалта бара.
Шундый күренешләрне булдырмау ниятеннән чыгып,Дәүләт Думасының федераль корылыш hәм җирле үзидарә Комитеты 828987-6 номерлы закон проектын якламыйча, Дәүләт Думасына аны беренче укылышта төшереп калдырырга тәкъдим ясады.       

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International